Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнгә дарулар заявка буенча кайта

Авылларда узган җыеннарның берсендә больницада бирелгән рецепт буенча дару алу кыенлыгы турында зар ишетелде. Әлеге мәсьәлә буенча без үзәк даруханә мөдире Алсу Мортазинага мөрәҗәгать иттек. -Район үзәк больницасы һәм үзәк аптека, үзара килешеп, даруларга ярты елга бер заявка бирә,- ди Алсу Әнәс кызы. -Һәр ай ахырында киләсе ай өчен дарулар...

Авылларда узган җыеннарның берсендә больницада бирелгән рецепт буенча дару алу кыенлыгы турында зар ишетелде. Әлеге мәсьәлә буенча без үзәк даруханә мөдире Алсу Мортазинага мөрәҗәгать иттек.


-Район үзәк больницасы һәм үзәк аптека, үзара килешеп, даруларга ярты елга бер заявка бирә,- ди Алсу Әнәс кызы. -Һәр ай ахырында киләсе ай өчен дарулар кайта. Әйтик, январь аенда халыкка безнең аша 550 мең сумлык дару җибәрелгән. Алдагы ярты елга ташламаларга ия 700 якташыбызга дарулар сатып алу өчен 3 миллион 595 мең сум акча каралган. Даруханәгә дару препаратлары, нигездә, җитәрлек күләмдә кайта. Әмма бу суммага дарулар гына түгел, ә медицина эшләнмәләре - шикәр чире белән авыручылар өчен шприцлар, тест-тасмалар һәм башкалар да керә. Нәкъ менә алар җитмәскә мөмкин дә инде. Районда 170 кеше инсулинга бәйле.

Райондашларыбыз, сораулары булган очракта, даруларның кайтуы турында мәгълүматларны даруханәгә 2-59-51 яисә 2-59-52 номерлары буенча шалтыратып белешә алалар.

Район үзәк больницасының клиник фармакологы Саимә Әбдрәшитова да бу проблема уңаеннан аңлатма бирде.

-Участок табибларыннан авырулар турында мәгьлүмат туплап, бер елга ике тапкыр даруларга заявка бирәбез,- ди Саимә Әхәт кызы. -Билгеле, кайчак проблемалар да килеп чыга. Кеше бит кисәк кенә дә авырып китәргә мөмкин, ә ул заявка биргәндә исәпкә алынмаган була. Аннан соң врачлар бер препарат урынына икенчесен билгеләгән очраклар да бар. Шулай да без бу өлкәдәге мәсьәләләрне уңай хәл итәргә, һәр авыру белән индивидуаль эш алып барырга тырышабыз. Соңгы вакытта фельдшерлар да бу эштә нык ярдәм итәләр: рецептларны да яздырып алалар, авыруларга даруларны да алып кайтып бирәләр.

Редакциядән. Дарулар белән тәэмин итүдә аңлашылмаучанлык килеп туса, хөрмәтле газета укучылар, югарыда күрсәтелгән номерлар буенча даруханәгә шалтыратырга, үзәк больницага, редакциягә дә хәбәр җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аптека

2
X