Бүгенге район элемтәсе узелының тарихы үткән гасырның 20нче елларына барып тоташа.
Татарстанның көньяк көнчыгышында беренчеләрдән булып Чирмешәндә оештырылган элемтә бүлекчәсе күл буендагы поп йортында урнаша. Биредә, ул вакыт өчен могҗизага тиң техника, бик зур телефон аппараты куялар.
Бөтен почта корреспонденциясе Иске Котыш волосте аша Чирмешән элемтә бүлекчәсенә китерелә.
Бүлекчәнең беренче...
Бүгенге район элемтәсе узелының тарихы үткән гасырның 20нче елларына барып тоташа.
Татарстанның көньяк көнчыгышында беренчеләрдән булып Чирмешәндә оештырылган элемтә бүлекчәсе күл буендагы поп йортында урнаша. Биредә, ул вакыт өчен могҗизага тиң техника, бик зур телефон аппараты куялар.
Бөтен почта корреспонденциясе Иске Котыш волосте аша Чирмешән элемтә бүлекчәсенә китерелә.
Бүлекчәнең беренче начальнигы Николай Горшенин була. Ярдәмчесе - телеграфист Минга Ишморатов та аның белән бергә элемтә бүлекчәсенә эшкә ашыга.
Берничә елдан элемтә бүлекчәсенә Дзержинский урамында башка бина бирелә. Монда инде 20 телефон номерына коммутатор урнаштыралар. Биредә үк Казанга чыгу һәм Бөгелмә челтәре юнәлешендә Морзе телеграф аппараты һәм 6 ватт. егәрлектәге радиоузел куела.
1932 елда элемтә бүлекчәсе Беренче Май районы элемтә бүлеге итеп үзгәртелү сәбәпле, хезмәткәрләрнең штаты да арта, С. Шәйхетдинов район элемтә бүлеге начальнигы итеп билгеләнә.
1932 елның 1 декабреннән Түбән Кармалка, Күтәмә, Иске Кади, 1933 елның 1 мартыннан Лашман авылында элемтә бүлекчәләре ачыла. Шул ук вакытта авыл Советлары белән элемтә урнаштыру өчен баганалар утыртып телефон линиясе суза башлыйлар. Чирмешәннең үзендә тә телефон линиясе сузу һәм радиофикацияләү эшләре бара. Райкомда, башкарма комитетта, дәүләт банкында, милициядә, больницада һәм кайбер башка оешмаларда телефон аппаратлары урнаштырыла. Квартираларда радио сөйли башлый.
1934 елда Чирмешәндә - 50, Лашманда 20 номерга коммутаторлар куела. 1937 елда район авылларында да берүткәргечле телефон линиясе буенча радиофикацияләү эше башлана.
Бөек Ватан сугышы чорында бу өлкәдә үзгәрешләр булмый, бары электр һәм почта элемтәсе җиһазларын төзек хәлдә эшләтеп торалар.
Сугыштан соң бераз "боз" кузгала, 1948 елда Чирмешәндә телефон номерлары тагын 100гә арта. 50нче-60нчы елларда Лашман, Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә подстанцияләренә тоташтырып, колхозларны телефонлаштыру башлана. Колхозларны радиофикацияли башлыйлар.
1953 елда район элемтә бүлегенә беренче машина (ГАЗ-63) кайта, район элемтә узелына F-55 телеграф аппараты урнаштырыла.
70нче-80нче елларда авылларда да, район үзәгендә дә телефон номерлары тагын арта.
1980 елда район элемтә узелы яңа бинага күчә. Өч катлы, бөтен шартлары булган бина бүген дә хезмәт итә. Бу елларда инде Чирмешәндә 500 номерга АТС һәм 18 авылда элемтә бүлекчәләре эшли.
Еллар үткән саен телефон хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләр арта. 1993 елда 2150 номер сыйдырышлы 20 АТС төзелгән, 1844 номер хуҗалы да булган. Бу номерларның 1000се район үзәге халкына хезмәт күрсәтә.
1997 елга кадәр Туймәттә телефон бары колхоз идарәсендә генә булган. Биредә дә яңа электр станциясе урнаштырыла. Район үзәгендә үзәк АТС 300 номерга киңәйтелә.
1998 елның 1 апреленнән район электр элемтәсе узелы район почта элемтәсе узелы һәм район электр элемтәсе узелы итеп үзгәртелә.
XXI гасыр башы белән Интернет элемтәсенә сорау туа. Район электр элемтәсе узелы абонентларны Интернет челтәренә тоташтыра башлый. Бүген районда 3643 абонент Интернеттан файдалана, 3614 телефон ноктасы эшли.
2009 елда узел тагын бер яңа хезмәт күрсәтә башлый - абонентлар санлы телевидение хезмәтеннән файдалана. Бүген инде аларның 1753 абоненты бар. 870 райондашыбыз район электр элемтәсе узелы тәкъдим иткән SMS картадан файдалана.
Элемтә бүген инде гади өй телефоны гына түгел, ул дөнья буенча виртуаль сәяхәт итәргә дә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев