Соңгы елларда авыл халкы бәрәңге уңышы азлыктан зарлана. Кайберәүләрнең бакчасында бу төр яшелчә казып алганда ук черек булган. Үткән ел халык бәрәңгенең формасыз, ниндидер тармаклы-тармаклы хәлгә килүенә дә аптырый.
-Яхшы уңыш алу өчен иң элек сыйфатлы орлык кирәк, - дип киңәш бирә "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Аннан...
Соңгы елларда авыл халкы бәрәңге уңышы азлыктан зарлана. Кайберәүләрнең бакчасында бу төр яшелчә казып алганда ук черек булган. Үткән ел халык бәрәңгенең формасыз, ниндидер тармаклы-тармаклы хәлгә килүенә дә аптырый.
-Яхшы уңыш алу өчен иң элек сыйфатлы орлык кирәк, - дип киңәш бирә "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Аннан соң бакчага иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортларны да утыртырга кирәк. Һава торышының ничек киләсен белмибез бит.
Безнең шартларда бәрәңгене майның беренче һәм икенче декадасында утырту кулай. Туфрак 12-13 Сга кадәр җылынмыйча орлыкны җиргә күмдерүнең файдасы юк. Ул салкын туфракта ятып, бер айларсыз шыта алмый. Ә җылы җирдә бер атна-10 көндә баш төртә.
Баздан алып, җылынмаган орлык чәчү дә уңышка тискәре йогынты ясый. Хәзер орлыкка дигән бәрәңгене баздан алып, җылы, кояш төшә торган урынга салырга, орлыкны яровойлаштырырга кирәк. Көнгә берничә сәгать ачык кояш нурларында яткыру да файдалы. Бәрәңгенең күзләре шытканнарын гына орлыкка сайлап алабыз.
Хәзер бәрәңгене колорадо коңгызларына каршы алдан ук эшкәртеп утырта башладылар. Бу үзен аклый, диләр. "Престиж" препараты белән эшкәрткәндә коңгызлар җыеп азапланырга туры килмәячәк. Бу препарат бәрәңгедәге гөмбәчекләрне дә юк итә, бәясе дә кыйммәт түгел.
-"Селест Топ, КС" исемле яңа препарат та чыккан, тик аның бәясе кыйммәтрәк, - ди Фәнил Шәрипович. - "Табу, КС" препаратының тәэсире 30-35 көнгә генә бара икән.
Элек-электән олылар бәрәңгене көлгә бутап чәчкәннәр, ә хәзер гумин кислоталы Гумат +7 препаратлары кулланырга була. Алар үсемлекнең чыгышын, үсешен яхшырта һәм иртәрәк өлгертә.
Ә бәрәңгенең тармаклы булуы сәбәбе - җирнең катып китүе һәм яшелчәгә кислород җитмәү.
Бәрәңге чәчеләчәк җирне көздән сөреп калдыру мәҗбүри. Кар китеп, җирләр кипкәч бакчаны тырмалап куярга кирәк. Беренчедән, дым капланса, икенчедән, баш төрткән вак чүпләр юк ителә. Ә инде җирләр өлгергәч, бәрәңге утыртыр алдыннан, бакчаны культиларга иренмик. Бу вакытта төптәнрәк чыгып килүче чүп үләннәренең дә тамырлары киселә.
Нет комментариев