Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә самолет янган

    Казан аэропортындагы авиаһаләкәт бөтен ил халкын тетрәндерде. Һәлак булучылар арасында яшьләрнең күплеге тагын да аяныч. Ирексездән, мин бала чакта, Чирмешәндә булган шундыйрак фаҗигага шаһит булуым искә төшеп китте. Ул вакытта безнең аэропортта АН-2 самолеты янып, очучылар һәлак булган иде. Әле дә хәтердә, 1965нче елның июнь аеның бер көнендә, без 12-13...

    Казан аэропортындагы авиаһаләкәт бөтен ил халкын тетрәндерде. Һәлак булучылар арасында яшьләрнең күплеге тагын да аяныч. Ирексездән, мин бала чакта, Чирмешәндә булган шундыйрак фаҗигага шаһит булуым искә төшеп китте. Ул вакытта безнең аэропортта АН-2 самолеты янып, очучылар һәлак булган иде.

    Әле дә хәтердә, 1965нче елның июнь аеның бер көнендә, без 12-13 яшьлек малайлар, велосипедлар белән йөргәндә көчле шартлауга охшаган тавыш ишеттек. Аннан аэропорт ягыннан кара төтен күтәрелде. Без монда килеп җиткәндә, аэропорт чигеннән 200 метрлап читкәрәк мәтәлеп төшкән самолет яна иде. Аның двигателе әллә кая очкан. Күрәмсең, бензин үткәргеч өзелеп, чаткыдан ут капкан. Самолетның командиры үз урыныннан тормакчы булып талпынып карады, тик креслосына кире утырды, аяклары кысылган иде бугай. Ә аның янәшәсендәге икенче очучыга ут капкан иде инде.
    Янгын сүндерүчеләр, көрәкләр тотып килгән халык утны озак сүндерә алмады. Самолет ишекләре кысылу сәбәпле, пилотларны да коткара алмыйча тордылар. Шул тирәдә яшәүче халык ломнар алып килеп, көчкә ишекләрне ачкач кына, бик каты пешкән командирны носилкага салып больницага алып киттеләр. Соңыннан ул үлгән диделәр. Ә күмер кебек кап-кара булган, инде җансыз икенче очучыны "аэропорт өе"нә алып кереп салып, старт материалы белән ябып куйдылар...
    Соңыннан белүебезгә, фаҗигада "кукурузник"ны йөртүчеләр үзләре гаепле булган. Безнең колхоз басуларына химикатлар сиптерергә килүчеләр бу көнне эшне төгәллиләр. Алар Казанга очарга тиеш була. Очкычка май мичкәләре, башка җиһазлар төяп юлга кузгалалар. Тик, бер версия буенча, бәйләп куелмаган мичкәләр бер яктан икенче якка тәгәрәп, самолетның центрациясе югала һәм ул җиргә мәтәлеп төшә. Пилотлар бу вакытта исерек булган дип тә сөйләделәр. Ярый әле, самолетка утырган ике авиатехник һәм аэропортка җиһазлар ремонтларга килгән радиотехник әлеге авариядә бары имгәнүләр генә ала.
    Мин үзем бераз соңрак, 1973-78 елларда, Чирмешән аэропортында радиооператор булып эшләдем. Төп вазыйфам - аэропорт өстендәге һава торышы хакында сәгать саен Казанга хәбәр итеп тору иде.
    Шул елларда чүт кенә тагын бер зур фаҗига булмыйча калды. Казаннан пассажирлар утыртып кайткан самолет бездәге аэропорт мәйданында кырыйга төшеп (ферма тирәләрендә), борыны белән җиргә кадалды. Монысында, хәтерләвемчә, бәхеткә, җитди имгәнүләр алучылар булмады.
    Соңыннан, аның двигателен яңага алыштырып, "обкатка" үткәргәнән соң, самолет Казанга очты.
    Равил Хафизов.
    Чирмешән авылы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: