Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә “Намуслы яшәргә кирәк“ бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Ришвәтчелеккә каршы укучылар арасында игълан ителгән "Намуслы яшәргә кирәк!" республика иҗат бәйгесенең район этабына яшь рәссамнарыбыз иллеләп рәсем җибәргән. Шулар арасыннан жюри тарафыннын иң яхшылары дип табылган җиде эшнең авторына бүләкләр тапшырылды. Жюри район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Данияр Моксиновның, Игорь Митрюхинның, лицейдан Рәзил Гозәеровның, Иске Үтәмеш мәктәбеннән Алия Мингулованың,...

Ришвәтчелеккә каршы укучылар арасында игълан ителгән "Намуслы яшәргә кирәк!" республика иҗат бәйгесенең район этабына яшь рәссамнарыбыз иллеләп рәсем җибәргән. Шулар арасыннан жюри тарафыннын иң яхшылары дип табылган җиде эшнең авторына бүләкләр тапшырылды.

Жюри район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Данияр Моксиновның, Игорь Митрюхинның, лицейдан Рәзил Гозәеровның, Иске Үтәмеш мәктәбеннән Алия Мингулованың, Утыз Имәннән Гөлназ Төхвәтуллинаның, Әккәрәй мәктәбеннән Юрий Захаровның, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Илназ Шәйдуллинның рәсемнәренә яхшы бәя биргән. Чирмешән муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин аларны Дипломнар һәм МР-З уйнаткычлар белән сөендерде.
Чирмешән лицеенда үткән бүләкләү чарасының беренче өлешендә исә шушы мәктәпнең 11 сыйныф укучылары ришвәтчелек темасына ачык дәрестә белемнәрен күрсәттеләр.
-Безнең илдә коррупциянең тамырлары бик тирән. Тарихтан беләбез, ул инде ничәнче гасырлардан ук килә, - ди Йолдыз Шарапова. - Шунлыктан, акча, ришвәт биреп, ниндидер проблемаларны хәл итү практикасын безнең халык аңыннан "юып" төшерергә кирәк. Менталитетны үзгәртү мөһим, дип саныйм. Без андый булырга тиеш түгел. Аның өчен тәрбияне балачактан ук башласаң гына. Менә мин быел унберенче сыйныфны тәмамлыйм. Коррупциянең начар күренеш икәнен яшьтәшләрем дә яхшы аңлый. Мондый чиргә баткан илнең киләчәге шикле.
Укучыларыбызның бу темага рәсемнәрен "Фоторепортаж" бүлегенә кереп карарга мөмкин: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8007-chirmesh%D3%99nd%D3%99-konkursta-%D2%97i%D2%A3%D2%AFchel%D3%99rne-b%D2%AFl%D3%99kl%D3%99del%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы җиңүчеләр бәйге

2
X