Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чөгендер алалар

Узган атна якшәмбесендә "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә шикәр чөгендере алуга керештеләр. -Комбайн җиңел бара, уңыш яхшы, - ди "Холмер" йөртүче Николай Иванов. Николай комбайнны кулалмашы Ренат Кәримов белән бергә төзәткәннәр, кырда ук сынап, эшләтеп караганнар. Бүген, көндез Ренат ял итә, төнлә эшләячәк. Ә Сәләй ягындагы, посадка янәшәсендәге участокта Николай үзе генә....

Узган атна якшәмбесендә "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә шикәр чөгендере алуга керештеләр.


-Комбайн җиңел бара, уңыш яхшы, - ди "Холмер" йөртүче Николай Иванов.

Николай комбайнны кулалмашы Ренат Кәримов белән бергә төзәткәннәр, кырда ук сынап, эшләтеп караганнар.

Бүген, көндез Ренат ял итә, төнлә эшләячәк. Ә Сәләй ягындагы, посадка янәшәсендәге участокта Николай үзе генә. Аңа башка кеше, башка техника кирәкми дә, "Холмер" бункеры 17 -18 тонна чөгендер сыйдырышлы, тулгач, комбайн уңышны кагат янына үзе илтеп бушата.

Чөгендер, дөрестән дә, бик яхшы, бик эре, гектардан уртача 300 центнер чыга. Бер мең тонна чөгендер казып алынган да. Көннәр булып, барын да тиз һәм зур югалтуларсыз җыеп алырга язсын иде.

Шушы көннәрдә, ремонты бетсә, "ЧирмешәнАГРО"ның икенче комбайны да кырга кузгалачак. Эш җитәрлек, бу җәмгыятьтә шикәр чөгендере 800 гектар мәйдан били. Урактагы сыман, монда озак маташмаслар, механизаторларны ашату әйбәт, ягулык проблемасы чишелгән диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чирмешән АГРО” җәмгыятендә шикәр чөгендере алуга кереште