Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән ярминкәсендә бавырсак та саттылар

Чирмешәндә быел тәүге тапкыр үткән ярминкәдә халык күп, бик күп иде. Үзенә күрә бер бәйрәм сыман бу чара. Биредә алтмышлап кеше сату итте, күбесе - ерактан килүчеләр. Яшел Үзәннән - сөт һәм ит ризыклары, Самарадан - алма, Яр Чаллыдан - кием-салым, Кукмарадан - киез итекләр, Әлкидән балык алып килгәннәр. Чумачка...

Чирмешәндә быел тәүге тапкыр үткән ярминкәдә халык күп, бик күп иде. Үзенә күрә бер бәйрәм сыман бу чара.

Биредә алтмышлап кеше сату итте, күбесе - ерактан килүчеләр. Яшел Үзәннән - сөт һәм ит ризыклары, Самарадан - алма, Яр Чаллыдан - кием-салым, Кукмарадан - киез итекләр, Әлкидән балык алып килгәннәр. Чумачка бозауларына, Шентала, Чирмешән балына да хуҗа табылды.
Иске Кадидан Әлфия Хисамова симез казлар, яңа савылган сөт сата. "45 каз, 10 үрдәк үстердек, сыерыбыз да бар, - ди ул. -Үзебездән артканына урын табылып тора, бераз акча була". Хәләл хезмәт белән табылган нигъмәтләренең әҗерләрен күрсеннәр.
Бәяләргә килгәндә, ярминкәдә бер капчык шикәр комын - 2050, бер капчык югары сортлы онны - 1100, гранулалы жомны - 420, бер каз түшкәсен 1400-1600 сумга урнаштырдылар. Бозауларның кыш чыгара торганнары чүт кенә кыйммәтләнгән, 27-30 мең сум тирәсе, алай да, юу юлы да аларны кирәксенүчеләр күп. Бүген алсаң, бозау җәйгә таба яхшы ук үсеп куя, кышкылыкка, сугымга өлгерә. Малың булу, аны карау - үзеңә бер шөгыль.
Безнең ярминкәгә җимеш, балык, бавырсак сатучылар да күнекте. Киләләр, акча эшләп китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә бавырсак