Район хуҗалыкларында терлекләрне кыш чыгарырга җитәрлек печән хәстәрләнгән. Тик күп хуҗалыкларда сенаж базлары әле һаман буш. Ә үләннәр көннән-көн картая, туклыклылыгын югалта бара.
-Печән ашатып кына булмый, кышын малың тук, көр, сыерың күп сөт бирсен дисәң, сенаж да бик кирәк. Ашның ипи белән тәмле булганы сыман, - ди район авыл...
Район хуҗалыкларында терлекләрне кыш чыгарырга җитәрлек печән хәстәрләнгән. Тик күп хуҗалыкларда сенаж базлары әле һаман буш. Ә үләннәр көннән-көн картая, туклыклылыгын югалта бара.
-Печән ашатып кына булмый, кышын малың тук, көр, сыерың күп сөт бирсен дисәң, сенаж да бик кирәк. Ашның ипи белән тәмле булганы сыман, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ильяс Гатауллин.
Бүген бары ике хуҗалыкта гына сенаж салалар. Әлегә Элмәледәге "Сөлчә" хуҗалыгының 2290 тонна (тиешленең яртысы), "ҮтәмешАГРО"ның 1350 тонна (тиешленең дүрттән бер өлеше) бу төр азыгы бар. Гомумән, район буенча 37669 тонна сенаж салырга кирәк. Бүген бу план бары 10 процентка үтәлгән.
Дөрес, печәнне күп хәстәрләде хуҗалыклар - 6714 тонна итеп (планга карата 114 процент). Эскертләрне Кадидагы "Авангард" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Сөлчә"дә, "ҮтәмешАГРО"да, "ЧирмешәнАГРО" да күп куйганнар.
Белгечләр әйтүенчә, 20 литр сөт бирә торган шартлы бер баш сыерны кыш чыгару өчен уртача 45-50 центнер азык берәмлеге таләп ителә. Бездә бу күрсәткеч әлегә - 8,5 центнер чамасы. Районда кышкылыкка кирәк азык запасының 17 проценты гына хәстәрләнгән.
Нет комментариев