Район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында бүген 450 онкологик авыру исәптә тора, ел саен аларның саны 20- 30га арта бара. 2015нче елда 94 авыру исәпкә куелган, 56 кеше дөнья куйган.
Бу ел Татарстанда яман шеш чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде һәм бу юкка түгел. 2015нче елда яман шеш...
Район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында бүген 450 онкологик авыру исәптә тора, ел саен аларның саны 20- 30га арта бара. 2015нче елда 94 авыру исәпкә куелган, 56 кеше дөнья куйган.
Бу ел Татарстанда яман шеш чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде һәм бу юкка түгел. 2015нче елда яман шеш белән авыручылар һәм бу чирдән үлүчеләр саны арткан.
Безнең район яман шештән үлүчеләр буенча республикада беренче урыннарда тора. Моңа сәбәпләр дә аз түгел.
Районда экологик хәл начарлана бара. Кайбер авылларда яшәүчеләр су сыйфатыннан, һавадагы күкертле газ исеннән зарланалар. Экологик хәлгә, моны ачыктан - ачык әйтү кирәк, нефтьчеләр дә тискәре йогынты ясый. Бүген инде сер түгел, байтак азык - төлекне төрле буягычлар һәм консервантлар кушып җитештерәләр. Бәрәңгене дә ел саен химикатлар белән эшкәртү яхшыга алып бармый.
Кызганычка каршы, бүген демографик мәсъәлә дә кискен тора: балалар аз туа, яшьләр читкә китә, авылларда, нигездә, өлкән яшьтәгеләр кала.
Халык арасында аңлату эшләре дә тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Әйтик, тәмәке тартуның зыяны турында күбрәк сөйләргә кирәк. Мәсәлән, 2014нче елда 12 райондашыбызның үпкәләрендә яман шеш булуы ачыкланды һәм аларның нибары берсе генә, анысы да хатын - кыз, тәмәке тартмаучы. Бу гадәт шулай ук иреннәрдә һәм ашказанында да яман шеш барлыкка килүнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Кайнар аш та организмга начар тәэсир итә.
Чиргә җиңел уйлап карарга ярамый. Безнең кайбер өлкәнрәк яшьтәге гүзәл затларыбыз:"Безнең бер зарыбыз да юк",- дип, гинекологка барудан баш тарталар. Ә бит нәкъ 45 - 50 яшьтә хатын - кызларның күкрәкләрендә яман шеш килеп чыгу ихтималы арта.
Күп очракта рак яшертен үтә. Авыртулар барлыкка килгәч, кешенең аппетиты югала, ябыга , бераздан хәрәкәтләнми башлый, тикшеренергә һәм дәваланырга да соң була. Шуңа да вакытында медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Россиядә аерым яшь буенча диспансеризация үтү кертелде. Аның барышында кешеләр төрле анализлар бирә, ә алар онкологик авыруларны ачыкларга ярдәм итәләр.
Безнең хезмәткәрләр ракны кисәтү буенча даими эш алып баралар, хәтта махсус программа да эшләнгән, фельдшерлар һәм медперсонал каршында чыгыш ясыйлар, санбюллетеньнәр чыгаралар. Һәр кеше ике елга бер флюрография үтәргә, өч елга бер тапкыр цитология буенча анализлар бирергә һәм хатын- кызлар ике елга бер тапкыр маммография үтәргә тиешләр.
Дөрес, проблемалар да бар, эшне яхшырак оештыру өчен район больницасына эндоскопик, яңа УЗИ аппаратлары да кирәк. Үзебездә врач-рентгенолог та эшләсә, яхшы булыр иде.
Айрат Кашапов,
район үзәк больницасы врач - онкологы.
Нет комментариев