Чирмешән районында да Мәдәният елына “юл“ ачылды
2014 ел Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Мәдәният елы дип игълан ителде. Районда да аңа рәсми старт бирелде. Район мәдәният йортында узган тантанада катнашкан муниципаль район җитәкчесе Наил Зарипов үз чыгышында бу чараның әһәмиятен билгеләп үтте, җәмгыятьтә мәдәниятнең роле турында сөйләде. Мөгаен, мәдәният өлкәсендә эшләү һәркемнең дә кулыннан килмәс. Биредә,...
2014 ел Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Мәдәният елы дип игълан ителде. Районда да аңа рәсми старт бирелде.
Район мәдәният йортында узган тантанада катнашкан муниципаль район җитәкчесе Наил Зарипов үз чыгышында бу чараның әһәмиятен билгеләп үтте, җәмгыятьтә мәдәниятнең роле турында сөйләде.
Мөгаен, мәдәният өлкәсендә эшләү һәркемнең дә кулыннан килмәс. Биредә, билгеле, сәләт тә, үз эшеңә фанатларча бирелгәнлек тә кирәк. Кеше ял иткәндә, алар эштә. Менә бу чарага да мәдәният хезмәткәрләре бик җитди әзерләнгәннәр. Суык көннәрдән курыкмыйча, ничә көн рәттән ерак авыллардан да репетицияләргә килгәннәр.
Бәйрәмнең ачу өлешендә генә дә сәхнәгә җитмешкә якын кеше чыкты.
Фойеда оештырылган күргәзмә дә битараф калдырмады. Балалар сәнгать мәктәбе, туган як тарихы музее, үзәк китапханә үзләренең экспонатларын тәкъдим итсәләр, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре татар, рус, чуваш, мордва өйчекләре ясаганнар. Биредә милли ризыклар да, киемнәр дә, кул эшләнмәләре дә урын алган иде.
Район мәдәният тармагы 39 учреждениене берләштерә, аларда 187 кеше хезмәт куя. Узган ел алар тарафыннан 6671 мәдәни чара үткәрелгән.
Ике сәгатькә якын барган концертта район авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, балалар сәнгать мәктәбе коллективы чыгыш ясадылар. Аларның күбесе тамашачыларга бик яхшы таныш.
-Мәдәният тармагында эшли башлавыма 32 ел булды. Эшебезне җиңел дип әйтә алмыйм. Көн-төн эшләгән чаклар да була. Шулай да бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Кызганыч, соңгы вакытта яшьләр мәдәният өлкәсендә эшләргә теләмиләр шул. Кадрлар җитешми. Бәлки Мәдәният елы бу вәзгыятьне үзгәртер,- ди районның татар халык театры режиссеры Рушания Шакирова.
Гөлсирә Шәрифуллина.
Автор фотолары.
Иң мөһиме - мәдәният
(Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зариповның
Мәдәният елын ачу тантанасындагы чыгышы)
Кадерле чирмешәнлеләр!
Мәдәният ул - кино, театрлар, музейлар, картиналар, сәнгать, җыр-биюләр, музыка, китаплар һәм традицияләр, гореф-гадәтләр. Мәдәният - сезнең һәм безнең үзаңыбыз һәм фикерләвебез дәрәҗәсендәге идеологиябез, ул безнең яшәү рәвеше, рухи-әхлакый җәмгыятебез.
Миннән корреспондентлар: "Иң мөһим тармак, юнәлеш дип кайсысын саныйсыз",- дип сорадылар. Мин авыл да, промышленность та, яки башка тармак та димәдем, ә мәдәният, дидем. Тормыш культурасын, мәдәният сүзен киң мәгънәдә күздә тотуым.
Бу - җир эшкәртү культурасы, җитештерү, көнкүреш, кешедәге тәрбия культурасы, һәм, билгеле инде, һәр кешенең шәхси культурасы. Гомуми культура һәр кешенең шәхси культурасыннан тора. Ә бит өлкән кешенең культурасы балалар культурасында да чагылыш таба. Димәк, җәмгыятебезнең киләчәктәге хәле һәм рухи байлыгы да безгә бәйле.
Чыгышымны шул урында тәмамлап та булыр иде, ләкин, форсаттан файдаланып, бүгенге көнне реаль сурәтләүче берничә хәлгә, моментка тукталасым килә. Кайчакта интеллигентлы гына кебек тоелган, хакимияткә һәм югары вазыйфага ия кеше, җитәкче беркемнән дә оялып тормыйча сүгенү сүзләре куллана. Урынлымы, урынсызмы икәнлеге турында уйлап та тормыйча, болай, сүз арасында кыстырып җибәрә. Кызганычка каршы, ул коллективта - хезмәткәрләре арасында, тормышта балалар һәм өлкән әти-әниләре алдында сүгенә. Исерткеч эчемлекләр куллану, вак һәм эре урлашулар, хезмәт дисциплинасын, тәртип бозу - болар барысы да безнең культурасызлыгыбыз.
Менә шундый "культура" - безнең әхлаксызлыгыбыз. Димәк, җәмгыятебез дә әхлаксыз.
Кайчакта дөрес, әдәби телдә сөйләшүче нормаль, аек акыллы халык юкка чыга кебек тоела. Ә бит чынлап та, мәдәният булмаса, нормаль, яхшы, сәламәт җәмгыять тә булмас иде, җир йөзендә яшәеш тә бетәр иде. Шунысы анык - культурасызлык - җәмгыятьнең чире ул. Аны дару белән дә, мазь, дезинфекция, вакциналау белән дә дәвалап булмый. Аның дәвасы бер - мәдәният!
Теләсә - нинди эштә системалылык, эзлеклелек: барлык тарихи-гамәли вакыйгаларда конкрет хронология булырга тиеш.
Карар кабул иткәндә беренче чиратта дисциплина, аек акыл, чынбарлыкны күзаллау өстенлек итәргә тиеш.
Бер-беребез белән культуралы аралашыйк. Бер-беребезнең күзенә туры карап, елмаеп кул бирик, кешене кичерергә, хөрмәтләргә һәм бәяләргә, эчкерсез һәм сабыр булырга өйрәник.
Мәдәният елы белән сезне, кадерле чирмешәнлеләр! Барыгызга да уңышлар, саулык, культуралы аралашу телим!
Бәйрәмнән фоторепортаж сайтның "Фотогалерея" бүлегендә урнаштырылган.
http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев