Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында әбиләр дә клубка йөри

Соңгы вакытта хөкүмәт мәдәният тармагындагы күп кенә проблемаларны хәл итте: хезмәт хаклары артты, мәдәният учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Районда гына да соңгы дүрт елда күпфункцияле биш яңа үзәк ачылды, байтак мәдәният йортлары капиталь ремонттан соң яңа төс алды. Бүген бу мәдәният "учаклары" нинди эшләр белән мәшгуль икән? Нина...

Соңгы вакытта хөкүмәт мәдәният тармагындагы күп кенә проблемаларны хәл итте: хезмәт хаклары артты, мәдәният учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.

Районда гына да соңгы дүрт елда күпфункцияле биш яңа үзәк ачылды, байтак мәдәният йортлары капиталь ремонттан соң яңа төс алды. Бүген бу мәдәният "учаклары" нинди эшләр белән мәшгуль икән?
Нина Иванова (Сосновка авыл клубы мөдире): - Авылда күпфункцияле үзәкне ачу тантанасында былтыр Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Ул бүләк иткән сертификатка аппаратура сатып алдык. Безнең халык элек тә үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнашты. Билгеле, яңа клуб ачылуы бу эшне тагын да җанландырып җибәрергә этәргеч булды. Клуб ишекләре гел ачык. "Авал" фольклор һәм "Шангран" вокаль ансамбльләрендә җырлаучылар репетицияләр үткәрәләр, смотрга әзерләнәбез. "Варюшка" оста куллар түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр сәйлән белән бәйләргә, чигәргә өйрәнәләр. Күчмә китапханәбездә 1000нән артык китап тупланды. Авылдашларыбыз Николай Данилов, Александр Дютин, Вячеслав Данилов, Николай Ивановларга зур рәхмәт, алар клубка бик күп китаплар бүләк иттеләр.
Шимбә көнне яшьләр өчен дискотека оештырабыз.
Наталья Семкичева (Мордва Афонькәсе мәдәният йорты директоры): - Мәдәният йортыбызга 2014нче елда капиталь ремонт үткәрелде. Бүген без бик уңай шартларда эшлибез, клубта якты, җылы, аппаратура, сәхнә костюмнары белән дә проблема юк. Шунысы кызганыч, авылда яшьләр аз. Шуңа да күпчелек чаралар өлкән яшьтәгеләр өчен һәм без аларны, нигездә, көндез үткәрәбез. Мәдәният йорты каршында берничә түгәрәк тә оештырдык. Әйтик, "ВЕЙСЭ" фольклор клубына йөрүчеләр "Умарина" ансамбле составында чыгыш ясыйлар.
Ислам Нотфуллин (Якты Тау авыл клубы мөдире): - Безнең авылда клуб ачылу белән күптәнге хыялыбыз тормышка ашты дип була. Халкыбыз бик актив. Элек кечкенә генә китапханәдә дә бик күп чаралар оештыра идек. Хәзер инде авыл клубында тормыш гөрли. 16 кешедән торган үзешчәннәр коллективыбыз бар. "Мизгел" вокаль ансамбле оештырдык. Һәр бәйрәмгә концерт әзерлибез. Клубта Гает, Мәүлид бәйрәмнәрен дә зурлап оештырдык. "Оста куллар", "Шигъри тәлгәшләр", "Без рәсем ясыйбыз" дигән түгәрәкләр эшли. Һәр шимбә тематик дискотекалар оештырабыз. Форсаттан файдаланып, безгә ярдәм итүче авылдашларыма рәхмәтемне дә җиткерәм. Әйтик, Иске Кадидан Рәдис һәм Кадрия Камаловлар безнең даими иганәчеләребез, Казанда яшәүче Әмин Кәлимуллин клубка бильярд өстәле алып бирде, сәхнә костюмнары тектерде.
Галина Корнилова (Иске Сережкино авыл клубы мөдире):- Соңгы вакытта көн дә диярлек смотрга әзерләнәбез, шулай ук авылларга да концертлар белән барабыз. Клуб каршындагы "Радуга" һәм "Новые ростки" дигән ансамбльләр оештырдык, түгәрәкләр дә эшли. Анда балалар да, өлкәннәр дә йөри. Бәйрәм саен концерт оештырабыз. Үзебезнең гармунчыбыз Михаил Илюхин белән репетицияләр үткәрәбез. Авылга читтән дә концертлар белән киләләр, мәсәлән, Лениногорск, Шентала районнарыннан, хәтта Чабаксардан да артистлар килде. Проблемаларыбыз да бар, әйтик, чуваш сәхнә костюмнары, баян кирәк.
Людмила Мартышкина (Девичья Поляна авыл клубы мөдире): - Авылда яшьләр бик аз, шуңа да безнең мәдәният тормышында, нигездә, урта яшьтәге авылдашлар катнаша. Клубта үзешчәннәр белән концертлар оештырабыз, күптән түгел спектакль куйдык, анда студентлар да, балалар да катнашты. Фельдшерыбыз аерым темалар буенча клубта лекцияләр укый. Шимбә көнне дискотекалар үткәрәбез. Аларга күрше авыллардан да килүчеләр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәдәният йорты күпфункцияле үзәк