Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында авыл хуҗалыгы белгечләре җитми

    Бүген "Кара Чишмә" җәмгыятендә агроном, ветврач, инженер юк. Районыбызның башка кайбер эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә иң кирәкле белгечләргә кытлык кичерәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән белешүебезчә, "Лашман АГРОфирмасы", "Үтәмеш", "Алга", "Чирмешән агрохезмәтләре", "Андреевка" хуҗалыкларында да агрономнардан башка эшлиләр, бүген хәтта идарәнең үзендә дә агроном юк. "Андреевка" җәмгыятендә...

    Бүген "Кара Чишмә" җәмгыятендә агроном, ветврач, инженер юк. Районыбызның башка кайбер эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә иң кирәкле белгечләргә кытлык кичерәләр.


    Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән белешүебезчә, "Лашман АГРОфирмасы", "Үтәмеш", "Алга", "Чирмешән агрохезмәтләре", "Андреевка" хуҗалыкларында да агрономнардан башка эшлиләр, бүген хәтта идарәнең үзендә дә агроном юк. "Андреевка" җәмгыятендә инженер вакансиясе бар. Ветеринарлар да "Кара Чишмә"гә генә түгел, "Алга"га, "Лашман АГРОфирмасы"на, "Үтәмеш"кә дә кирәк. Зоотехниклар, икътисадчылар, гомумән, югалып баручы һөнәрләргә әверелеп бара бугай. Дөрес, кайбер хуҗалыкларда алар штатта да каралмаган. Икътисадчылар "Лашман АГРОфирмасы"нда һәм "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә генә бар.

    -Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли торган уку йортларын ел саен берничә якташыбыз тәмамлый, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгече Светлана Галәүтдинова. - Әмма кайтучылар гына аз. Әйтик, узган елны нибары бер яшь белгеч, "Чирмешән АГРО"га инженер Дамир Мәссәлимов эшкә урнашты. 2013нче елны "Сөлчә" җәмгыятенә Рәмил Мәссаров ветеринар, "Үтәмеш"кә Радик Назыйров инженер булып эшкә кайтканнар иде. Сүз уңаеннан, Радик читтән торып агрономлыкка да укый.
    Бүген авыл хуҗалыгы предприятеләре үзләренә үзләре үк кадрлар әзерли алалар. Авыл хуҗалыгы уку йортларына стипендиатларын юнәлдерергә мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, "Лашман АГРОфирмасы" Чирмешән егете Фаяз Хәйруллинны инженерлыкка укыта. Стипендиянең яртысын дәүләт субсидия рәвешендә хуҗалыкка кире кайтара да әле.
    Яшь белгечләргә төрле өстенлекләр дә каралган. Әйтик, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бер тапкыр 100 мең сум акча бирелә һәм өч ел дәвамында хезмәт хакына ай саен биш мең сум өстәлә. Болардан тыш, яшь белгечләр төрле дәүләт программаларында да катнаша алалар.

    Автор фотолары..

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: