Үткән ел белән чагыштырганда, быел районда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре яхшырак, әмма күп фәннәрдән укучыларның баллары республика күрсәткечләреннән калыша. Нәтиҗәдә безнең район "Югары сыйфатлы белем бирү" рейтингында 36 урында тора.
Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнары көнүзәк мәсьәлә булды.
Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов...
Үткән ел белән чагыштырганда, быел районда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре яхшырак, әмма күп фәннәрдән укучыларның баллары республика күрсәткечләреннән калыша. Нәтиҗәдә безнең район "Югары сыйфатлы белем бирү" рейтингында 36 урында тора.
Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнары көнүзәк мәсьәлә булды.
Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов узган уку елына йомгак ясады. Бүген районда 47 мәгариф оешмасы: 26 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы исәпләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 643 бала тәрбияләнә, ә гомумән, районда мәктәпкәчә яшьтәге 1389 сабый бар. Балалар бакчасына 113 бала чиратта тора. Бүген район үзәгендәге "Ромашка" бакчасында капиталь ремонт бара. Ул ачылгач, бу проблема хәл ителәчәк.
Яңа уку елында беренче классларга 207 бала киләчәк, ягъни узган ел белән чагыштырганда 34 балага әзрәк.
-9 класс укучыларының да төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре куандырмый, - диде Илдар Гайсә улы. - Математика һәм рус теленнән кала барлык фәннәрдән дә уртача балл үткән елгыдын түбән яки шул дәрәҗәдә. 37 укучы математикадан, алтысы рус теленнән беренче тапкырдан имтихан бирә алмаган. Шуларның бишесе ике фәннән дә тиешле балл җыймаган. Алар көзгә имтиханнарны тагын бер кат тапшырачаклар, ә калганнарга июнь аенда икенче тапкыр сынауда, уңай билге куйганнар.
11нче классны тәмамлаучылар барысы да аттестат алган. Рус теленнән һәм биологиядән укучылар баллары республиканыкыннан да югарырак. Җиде укучы 90нан күбрәк балл җыйган. Рус теле һәм математика буенча Иске Үтәмеш, Әккәрәй һәм Лашман мәктәпләре иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр, Иске Кади мәктәбе артта калучыларның берсе.
Яңа уку елында һәр мәктәптә аеруча математика, физика, химия, биология фәннәре буенча белем бирүнең сыйфатына җитди игътибар бирелергә тиеш, диелде киңәшмәдә.
Казаннан килгән кунак, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Илдар Яруллин да район мөгалимнәрен белем бирүнең сыйфатын үстерү өстендә эшләргә өндәде.
-Район укытучыларының рейтингын төзергә кирәк, - диде ул чыгышында.- Кем ничек эшли, кем районны артка тарта - рейтинг барысын да күрсәтә. Нәтиҗәләр буенча, чаралар күрергә мөмкин.
Конференциядә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да әлеге проблеманы читләтеп узмады. Җәмгыятьтә укытучының ролена тукталды һәм аның төп бурычы - сыйфатлы белем бирү дип билгеләде.
-Районда белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез, искеләрен ремонтлыйбыз, җиһазлар белән тәэмин итәбез. Районның педагогик коллективы да яхшы, арагызда үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар бик күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма тагын да күбрәк тырышырга, күбрәк хезмәт куярга кирәк, -диде район җитәкчесе.
Ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәп коллективлары, аерым укытучылар бүген Грамоталарга һәм бүләкләргә лаек булдылар. Традиция буенча, август киңәшмәсендә лаеклы ялга китүче укытучыларны да бүләкләделәр. Район педагогларына яшь белгечләрне дә тәкъдим иттеләр. Яңа Элмәле мәктәбе һәм "Чишмәкәй" балалар бакчасы 2015 - 2016 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип табылып, район башлыгының Грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа уку елына иң яхшы әзерләнүче дип Иске Котыш мәктәбен атадылар. Балалар бакчалары арасында иң яхшы әзерләнүче - Ивашкино бакчасы.
Сүз уңаеннан, район мәктәпләре оештырган ярминкәдә бүген бик күп чирмешәнлеләр товар сатып алды. Анда мәктәп яны участокларында устерелгән яшелчә, җиләк - җимеш, пешерелгән камыр ризыклары, кул эшләнмәләре, кайнатмалар- барысы да бар иде.
Нет комментариев