Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы башлыгы уракны беренче төгәлләүчеләрне бүләкләде

Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бөртеклеләр уңышын тулысынча җыеп алган хуҗалыклар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. "Чирмешән АГРО", "Авангард", "Агропродукт", "Лениногорск Агрофирмасы" җәмгыятьләре уракта вакытында һәм сыйфатлы эшләделәр. -Сезгә бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы, уңганнарны атналык дүшәмбе планеркасында мактап. - Бүген сездә һәм башка хуҗалыкларда да уҗым...

Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бөртеклеләр уңышын тулысынча җыеп алган хуҗалыклар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

"Чирмешән АГРО", "Авангард", "Агропродукт", "Лениногорск Агрофирмасы" җәмгыятьләре уракта вакытында һәм сыйфатлы эшләделәр.
-Сезгә бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы, уңганнарны атналык дүшәмбе планеркасында мактап. - Бүген сездә һәм башка хуҗалыкларда да уҗым культуралары чәчүне нык тизләтергә кирәк. Аннары өлгермәвебез бар. Явым-төшем барыбер булыр ул. Арыш һәм уҗым бодае һәрвакыт үзләрен аклый, ашлама белән чәчсәң бигрәк тә.
Быел районда уҗым культураларын 20 мең гектарда ук чәчү планлаштырыла.
Кызганыч, кайберәүләр һаваның эссе, туфракның коры булуына сылтап, көзге чәчүгә керешми торалар яки сагаеп кына чәчәләр.
Җирләрне эшкәртү, туңга сөрү дә оешканлык, темп сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев