Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән механизаторлары язгы чәчүгә әзер

    "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятендә автомашиналарын язгы чәчүгә әзерләп, аларга җәмгысе 200 мең сумга төшкән резина көпчәкләр куйганнар. Ә тракторларның двигательләрен ремонтлауга 150 мең сумлап акча киткән. Бу - чыгымнарның бер өлеше генә. -Бер тракторыгызның көзгеләре юк. Әнә МТЗ­ның көпчәге киселгән, алыштырырга кирәк. Кайбер тракторларның фараларын, поворотникларын тагын бер кат карап алыгыз. Башка...

    "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятендә автомашиналарын язгы чәчүгә әзерләп, аларга җәмгысе 200 мең сумга төшкән резина көпчәкләр куйганнар. Ә тракторларның двигательләрен ремонтлауга 150 мең сумлап акча киткән. Бу - чыгымнарның бер өлеше генә.

    -Бер тракторыгызның көзгеләре юк. Әнә МТЗ­ның көпчәге киселгән, алыштырырга кирәк. Кайбер тракторларның фараларын, поворотникларын тагын бер кат карап алыгыз. Башка зур дәгъваларым юк, -диде Дәүләт техник күзәтчелегенең райондагы инспекторы Рифат Гатин, әлеге хуҗалыкның инженерына һәм механигына мондагы тракторларны тикшереп узгач.
    "ЧирмешәнАГРО"да быел язгы кыр эшлә­ренә 13 трактор чыгарга тиеш. Шуның берсе генә чылбырлы ДТ-75. Анысы бигрәк тә чөгендер кырын эшкәртергә яхшы: җирне таптамый икән.
    Бу көнне хуҗалыкта атомашиналарның да төзеклеген тикшерделәр. Әле бер КамАЗның кузовын салдырып, Яр Чаллыга, заводка озатканнар. Аңа, йөкне үзенә-үзе төйи торган кран-манипулятор урнаштыртмакчылар. Бу хезмәт өчен осталар 800 мең сум акча сораганнар. Кыр эшләре вакытында әлеге техника ашлама капчыкларын үзе алып килеп, үзе үк күтәреп сала алачак. Өстәмә "төягеч" бастырып тоту кирәкми.
    -Техосмотрга без, елдагы гадәт буенча, зурдан кубып әзерләнәбез. Механизаторларыбыз­ның бәла-казасыз эшләве шуннан тора. Чәчүне җиренә җиткереп башкарасы иде. Бүгенге тикшерүдән соң, табын янында да шул хакта сөйләшәчәкбез. Эш башланыр алдыннан, эшчеләребез ял итеп алсын дип, шашлык та куйдык, - ди "ЧирмешәнАГРО" җитәкчесе Илшат Гозәеров.
    Әйе, эш күп булачак. Хуҗалыкта 4578 гектарда чәчү үткәрергә тиеш­ләр. Шикәр чөгендере мәйданнарын киметергә ниятләгәннәр. Узган елда аны 900 гектарда иккәннәр иде, быел 520 гектар гына калдыралар. Күп мәйдан куып кына булмый, сыйфатка эшләргә кирәк, ди хуҗалык җитәкчесе. Аның каравы, быел монда 350 гектарда көнбагыш чәчмәкчеләр - майга дип үстерергә исәпләре. Тик көнбагышны киптерү өчен бөртек киптергеч кирәк икән. Шунлыктан быел хуҗалыкта "зерносушилка" урнаштырмакчылар. Анысы биш миллионнарга төшәчәк, ди. Мондый җиһаз булмау аркасында, орлыкка дигән бөртекләрен былтыр тиешенчә киптерә алмаганнар. Яхшы, сыйфатлы орлыкларны яктан юлларга туры килгән.
    "ЧирмешәнАГРО"да бер чәчкеч белән чә­чәчәкләр. 12 метр киң­лекле комплекс ул. Алмаш-тилмәш, ватылмыйча эшләгәндә, аның белән тәүлегенә 200 гектарны җиңдереп була, ди. Хуҗалык механизаторларын әллә кайдан танып булачак: аларга зәңгәр төстәге эш киемнәре - костюм-чалбарлар биргәннәр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: