Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән кырларында яңа чәчкеч эшләячәк

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте нәкъ язгы кыр эшләре башланыр алдыннан гына яңа техникаларга баеды. Монда берешәр миллион сум торган ике трактор, алты миллион (!) сумлык чәчү комплексы алганнар. -Безнекеләр дә тәки юньле техника ясарга өйрәнәләр бит. Әнә ничек, күпме детальне бер трубка аша майлап була торган итеп җайлы ясаганнар, - дип,...

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте нәкъ язгы кыр эшләре башланыр алдыннан гына яңа техникаларга баеды. Монда берешәр миллион сум торган ике трактор, алты миллион (!) сумлык чәчү комплексы алганнар.

-Безнекеләр дә тәки юньле техника ясарга өйрәнәләр бит. Әнә ничек, күпме детальне бер трубка аша майлап була торган итеп җайлы ясаганнар, - дип, машинадан әле генә бушатылган кыйммәтле универсаль чәчкечне үзләренчә бәяләп алдылар җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров белән тракторчы Илгиз Гыйрфанов.
"Томь" дип аталучы бу чәчкеч комлексын Кемерово шәһәреннән сатучылар үзләре китергән. Яңа техника эшне 12,5 метр киңлектә алып барырга сәләтле. Орлыкларны көздән сөрмәгән җирдә туфракка күмдерә.
-Быел 2300 гектарда бөртеклеләр чәчәсе бар, - ди Илшат Гозәеров. -Бөтен ышанычыбыз шушы техникага һәм аны эшләтәчәк яшь, тәҗрибәле механизаторлар Александр Беззубов белән Илгиз Гыйрфановка. Булган егетләр алар безнең. Яңа техниканы теләсә кем "тыңлата алмый" бит әле ул. Комлексны аларның К-744 тракторына тагачакбыз. Механизаторлар чиратлап эшләячәк.
Әле бу көннәрдә генә хуҗалык гаражына кайткан ике яңа МТЗ-82 тракторларын иң әүвәл, басулар бераз җилләүгә, 800 гектарда чәчелгән уҗым кырларында сынамакчылар. Бу көпчәкле техниканың берсенә ашлама сипкеч җайланманы урнаштырып куйганнар инде. Яңа "корыч атларны" механизаторлар Ринат Вәгыйзов һәм Айрат Хөсәеновлар иярли.
Ашлама дигәннән, җәмгыятьнең 700 тонналап аммиак селитрасы һәм катлаулы ашлама запасы бар. Аның бераз өлешен субсидиягә - дәүләт ярдәме булышлыгы белән алсалар, күпчелеген Зәй шикәр заводы белән сөйләшеп юллаганнар. Аның бурычын быел игеләчәк чөгендер уңышыннан түләргә дип килешкәннәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы “Чирмешән АГРО” җәмгыяте