Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән кырларында көне-төне чәчәләр

    "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән, көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатылган. Чәчүдә дә алда баралар. Бүген бу хуҗалык кырларында көн саен уртача 9 агрегат эшли, 5се - тәүлек әйләнәсе. "Томь" маркалы яңа универсаль чәчкеч сүнеп тормый диярлек. Аны быел гына эшкә кушканнар. 6 миллион сумлык бу куәтле...

    "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән, көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатылган. Чәчүдә дә алда баралар.

    Бүген бу хуҗалык кырларында көн саен уртача 9 агрегат эшли, 5се - тәүлек әйләнәсе.
    "Томь" маркалы яңа универсаль чәчкеч сүнеп тормый диярлек. Аны быел гына эшкә кушканнар. 6 миллион сумлык бу куәтле комплекс белән тәүлек саен уртача 120 гектар бөртекле культуралар чәчелә.
    Рөстәм Мәүҗетов аны иртәнге алтыда ук кабызган, дөресрәге, төнге сменада эшләгән кулалмашы, уңган тракторчы Александр Беззубовтан кабул иткән.
    "Кировец"ка, К-744 тракторына тагылган чәчкеч 6 тонна орлык сыйдырышлы. Яңа агрегат, күренеп тора, ансат йөри.
    -Кичә 65 гектар тирәсе ара уздым, арпа чәчтем, - ди Рөстәм Мәүҗетов. - Туктап торылмады, орлык, ягулык белән тоткарлык юк. Кайнар аштан өзмиләр. Агрегат эшен кабинадагы навигатор аша гына күзәтеп барам.
    Рөстәм көндез Таяба ягындагы зур участокта чәчкән җирне кич ярыйсы гына яуган яңгыр да "котлап китте". Хәер, туфракта дым бар әле, әмма озакка сузсаң, ул тиз кипшенә.
    "Чирмешән АГРО"да әлегә 400 гектарлап бөртекне җир куенына салганнар. Бер агрегат шикәр чөгендере чәчүдә эшли. Әлеге культураны 920 гектарда үстермәкчеләр. 280 гектарда орлыклар җиргә күмдерелгән дә.
    -Чөгендер игүнең технологиясе дә үзгә, яхшы эшкәртелгән җир, бик төгәл булу кирәк, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров.- Аны теләсә кайда чәчә дә алмыйсың, бездә аңа дүрт урында алыннар бүленде.
    Башка кайбер хуҗалыклар белән чагыштырганда, бу хуҗалыкта эшче халыкны кызыксындыру чаралары да киң кулланыла. Язгы кыр эшләрендә җиңүчеләрне бүләкләргә җай табачаклар. Көн саен утыз бишләп кешегә кайнар аш пешерелә. Механизаторларны вахта йөртә.
    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 9 мең 800 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән (тиешленең 22 проценты).
    "Күтәмә АГРОфирмасы", "Үтәмеш", "Камалов Р.Ә." җәмгыятьләрендә 450-700әр гектарда чәчкечләр узган. "Татагро", "Агропродукт"та да темпны көчәйтә баралар. Тулаем эш күп әле. Белгечләр әйтүенчә, бүген агрегатларны тәүлек әйләнәсе файдалану мөһим.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: