Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән кырлары чәчелмичә калмас

    Бүген кояш ешрак елмаеп, язгы кыр эшләренә вакытның азаеп баруын хәбәр итә кебек. "Чирмешән АГРО" һәм "Күтәмә АГРОфирма"сында техникалар күптән әзерлек сызыгында, механизаторлар да кырга чыгарга старт кына көтә. Ә башкалар? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 72 мең 600 гектар сөрүлек җирләр бар, алар барысы...

    Бүген кояш ешрак елмаеп, язгы кыр эшләренә вакытның азаеп баруын хәбәр итә кебек. "Чирмешән АГРО" һәм "Күтәмә АГРОфирма"сында техникалар күптән әзерлек сызыгында, механизаторлар да кырга чыгарга старт кына көтә. Ә башкалар?

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 72 мең 600 гектар сөрүлек җирләр бар, алар барысы да хуҗалы. Быел 40 мең гектарда - бөртеклеләр, 13600 гектарда - азык культуралары (күпьеллык, берьеллык үлән, кукуруз), 9660 гектарда техник культуралар (чөгендер, көнбагыш) чәчәргә планлаштыралар.
    13 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән. 9 мең гектар чамасы җир ял итәчәк.
    Үткән ел "Агропродукт" җәмгыяте 6500 гектарда бөртек өчен кукуруз иккән. Быел районда бу культураның мәйданнарын киңәйтергә ниятләп торалар. Рапс мәйданнары да 6500 гектардан ким булмас. Районда көнбагыш үстереп сатарга да планлыйлар. Орлыгын май чималын алучылар бирәчәк, килешү төзелгән.
    Язгы чәчү өчен орлык җитеп бетми, 600 тонна бодай, 700 тонна арпа, 150 тонна солы орлыгы кирәк. Орлыкны көзге уңыштан түләү шарты белән, "Рацин" җәмгыяте белән килешү төзелгән. Силоска игү өчен 80 тонна кукуруз орлыгы кирәк булачак. Моңа район башлыгы булышырга ышандырган.
    Быел шикәр чөгендере 1600 гектар мәйдан биләячәк. Аны "Чирмешән АГРО", "Агропродукт", "Авангард", "Агролизинг" җәмгыятьләре чәчәргә планлаштыралар.
    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә - 130, крестьян-фермер хуҗалыкларында 100 трактор исәпләнә. Аларның күпчелеге ремонтланган, язгы кыр эшләренә әзер. Район кырларына 10 чәчү комплексы чыгачак, аларның 7се төзек. Ремонт эшләре дәвам итә.
    Тырмаларның -80, культиваторларның 60 проценты төзәтелгән. Бу юнәлештә "Серендеев Н. И.", "Моляков В.А.", "Якимова Ю.Г." крестьян-фермер хуҗалыклары яхшы эшли. Ә менә "Кара Чишмә" җәмгыятендә өлгерлек җитешми.
    Язгы эшләр вакытында кадрларга кытлык булмас, дип ышандыралар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Бу чорда сезонлы эшчеләр ялланачак, алар белән килешү төзелгән.
    Язгы чәчүне вакытында уңышлы башкарып чыгу өчен байтак, 45 миллион сумлык ягулык кирәк. Ягулыкны кайдан, ничек аласы әлегә билгеле түгел. Әмма бу проблема да чишелеш табар, чәчмәсәң урырга булмый бит.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: