Эшмәкәрләргә артыгын бәйләнмәскә дип "өстән" тукып торсалар да, район эшкуарлары тикшерү, надзор органнары адресына шикаять белдерә. Кайберәүләр шуның аркасында еллар буе көйләнгән бизнесларына да "суынганнар".
-Без теплицада кыяр, помидор үстерәбез. Инде күптәннән эшлибез. Үстерүен үстерәбез, тик аны урнаштыру, сату - мең бәла,- диде җыелышта бер авыл эшмәкәре. - Сата гына...
Эшмәкәрләргә артыгын бәйләнмәскә дип "өстән" тукып торсалар да, район эшкуарлары тикшерү, надзор органнары адресына шикаять белдерә. Кайберәүләр шуның аркасында еллар буе көйләнгән бизнесларына да "суынганнар".
-Без теплицада кыяр, помидор үстерәбез. Инде күптәннән эшлибез. Үстерүен үстерәбез, тик аны урнаштыру, сату - мең бәла,- диде җыелышта бер авыл эшмәкәре. - Сата гына башлыйсың - тикшерүчеләр килеп тә җитә. Берсендә, янәсе, радиациягә тикшерәләр. Безнең авылда нинди радиация булсын, нитратка дисәләр, ярар инде. Я бер кило яшелчә сатып өлгермисең, урын өчен аренда акчасын түлисе. Кемгәдер зарланып йөрергә вакыт юк безнең, алай йөрмибез дә. Просто хәзер кыяр, помидорны күп үстермибез генә. Эшләгән кешегә аяк чалмасыннар иде диюем.
Район Советы бинасында кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү мәсьәләләренә кагылышлы узган җыенда Казаннан килгән белгечләргә райондашларыбызның шундыйрак моң-зарларын да ишетергә туры килде.
Гомумән, Россия Президенты каршындагы республикада кулланучылыр хокукларын яклау буенча Җәмәгать приемные җитәкчесе Рөстәм Янтыков башка районнарда да тикшерү органнарына зар белдерүчеләр байтак, ди. Тикшерүләр җәза бирү характеры алмаска тиеш. Гомумән, безнең максат - эшмәкәрләрне хакимият белән низаглардан, аларны хокуклары бозылудан саклау, диделәр башкала белгечләре.
Республикада икътисадның 25 проценты кече һәм урта эшмәкәрләр өлешенә туры килә. Хакимият аның күләмен арттыру ягында. Шуның өчен махсус төзелгән оешмалар эшмәкәрләргә юридик ярдәм күрсәтергә, бизнес-планнар төзешергә, киңәш-табыш итәргә әзерләр. Килегез, шалтыратыгыз, языгыз, диләр.
Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Валерий Герасимов сүзләренчә, хәзер бигрәк тә авыл районнарында акча эшләрлек "буш урыннар" күп. Продукцияне азмы-күпме җитештерәбез, ә менә аны эшкәртергә, яки төргәкләргә алынучылар юк. Бездә дә шулай бит, әнә райондашларыбыз саткан сөттән чит районнарда кемдер акча эшли.
Югыйсә, андый эшне башлап җибәрүчеләргә республикада дәүләтнең финанс ярдәме күрсәтә торган программалары бар. Җиһазлар алган очракта чыгымнарның бер өлешен дәүләт күтәрешергә мөмкин. Программалар байтак. Республиканың икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин алар хакында район эшмәкәрләренә бәйнә-бәйнә аңлатты. Кирәксенүчеләр мәгълүматларны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән дә алырга мөмкин.
-Мине микрозайм дигәне кызыктырды. Аны юридик затларга, җитештерүчеләргә бер миллионга кадәр бирәләр, еллык 10 процентлы кредит инде бу. Банкларда процентлар югары бит хәзер, - ди Кармыш авылыннан "Фәтхетдинов И.И." крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр Фәтхетдинов. - Иртәгә Әлмәткә шул хакта тагын белешергә барам. Бер әйләнеп кайткан идем инде. Әгәр шул ярдәмне ала алсам терлекләр алырга исәбем, биналарым бар. Булышмасалар, җиңдереп булмый - бүген яхшы сыерлар өчен 65-100 мең сум, хәтта 120 мең сораучылар бар, андый акчаны кайдан аласың?
Нет комментариев