Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән балалары бәйрәм итте

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен районда зур бәйрәм чарасы рәвешендә билгеләп үттеләр. Яшьләр мәйданчыгына җыелган балалар көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, бүләкләр алды. Сәхнәдә яшь артистлар тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырса, башкалар үзләрен төрле мәйданчыкларда сынап карадылар. Биредә шашка уйнарга, яңа китаплар белән...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен районда зур бәйрәм чарасы рәвешендә билгеләп үттеләр.

Яшьләр мәйданчыгына җыелган балалар көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, бүләкләр алды. Сәхнәдә яшь артистлар тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырса, башкалар үзләрен төрле мәйданчыкларда сынап карадылар. Биредә шашка уйнарга, яңа китаплар белән танышырга, кроссвордлар чишәргә, спорт уеннарында да катнашырга мөмкинек бар иде. Кыюраклар полиция бүлекчәсе оештырган мәйданчыкта юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Хәтта яшьгвардиячеләр тәкъдим иткән аквагрим ясатырга (йөзгә рәсем ясау) теләүчеләр дә аз булмады.
-Бәйрәм бик күңелле үтә, -ди бу эш белән җитди шөгыльләнүче 11нче класс укучысы Надя Соснина.- Без рәхәтләнеп ял итәбез, балалар белән аралашабыз, аларның битләрен бизәп, күңелләрен күтәрәбез.
Бүгенге бәйрәм соңгы айларда 14 яшен тутырган 20 яшүсмер өчен дә аеруча истәлекле, чөнки бүген аларга тантаналы шартларда, чарага килгән йөзләгән кеше алдында, паспортлар тапшырдылар.
-Мин бәйрәмгә оныгым Дарина белән килдем, - ди Чирмешәндә яшәүче 70 яшьлек Любовь Сиямкина.- Аңа монда бик ошый. Бер минут утырып тормый, анда йөгерә, монда йөгерә, аңа бик күңелле, мин дә балаларның чыгышын рәхәтләнеп карап, тыңлап утырам. Сабыйларга мондый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт.
Бүгенге чарага балаларны тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрне дә чакырганнар. Алар күл янындагы спорт мәйданчыгында күңел ачтылар.
-Бәйрәм бик ошады. Без рәсемнәр ясадык, уйнадык, дуслар белән аралаштык, бүләкләр алдык, - ди Чирмешәннән 4нче класс укучысы Неонелла Фомина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авылы балалар бәйрәме уеннар

2
X