Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Чирмешән АГРО“ җәмгыятенең машина-трактор паркында эш гөрли

    Район үзәге янәшәсендәге кырларны игүче "Чирмешән АГРО" җәмгыятенең машина - трактор паркында бөртек комбайннарын да төзәтә башлаганнар. Кайберсе элегрәк басып кына торган шушы иске техникалар запас частьләрне "күп ашый". Өстәвенә, язга кадәр паркны яңа чәчкечләр, тракторлар белән дә ныгытмыйча берничек булмый. - Бер СЗП чәчкечен әзерләп чыгардык инде. Кичә Рафик...

    Район үзәге янәшәсендәге кырларны игүче "Чирмешән АГРО" җәмгыятенең машина - трактор паркында бөртек комбайннарын да төзәтә башлаганнар. Кайберсе элегрәк басып кына торган шушы иске техникалар запас частьләрне "күп ашый". Өстәвенә, язга кадәр паркны яңа чәчкечләр, тракторлар белән дә ныгытмыйча берничек булмый.

    - Бер СЗП чәчкечен әзерләп чыгардык инде. Кичә Рафик Харисов белән икенчесенең сошникларын сүтеп, Фәриткә (токарь Фәрит Гайнетдинов шушы тимер дискларны станокта кырып үткәрә - М.Г.) кертеп бирдек. Аннан аларны кире җыеп куячакбыз. Әлегә безгә дә эш бар: чәчкечнең башка урыннарын карап чыгарга кирәк, әнә цилиндрыннан май ага,- ди бу көнне рейска чыкмаган машина йөртүче Фазыйл Галимов.
    Тәлгать Нуретдинов исә МТЗ-1221 тракторы янында кайнаша. Техникасын ул да яхшы ук "таратып ташлаган".
    -Трактор иске, 2005 елгы, алдыннан тотынып ремонтлап барам. Май агызган урыннары күп иде: трубкаларны, фильтрларны алмаштырдым. Хәзер кабина тирәсен "капшыйм". Быел хуҗалыкта тракторлар аз, безнекеләргә нагрузка зур булачак. Ремонт эшләре байтак әле,- ди механизатор.
    "Химия"нең җылы гаражына "Дон", "Нива" бөртек комбайннарын да керткәннәр. Аларга җитди ремонт таләп ителә. Запас частьләр дә күп кирәк. Ярый әле, тәҗрибәле токарьләре булганлыктан, ясый ала торган өлешләрне үзләрендә үк денгә кертәләр.
    -Автомашиналар ягыннан куркыныч юк. Алар аякта. Ә менә тракторлар җитешми. Язга кадәр лизингка дүрт трактор - ике МТЗ-82 ( берсенең бәясе 900 мең сумнар тора), ике МТЗ-1221 (берсе 1 миллион 650 мең сум чамасы) алырга ниятлибез. Ике СЗП чәчкече белән генә 1850 гектарны җиңеп булмый, кичекмәстән зур универсаль чәчү комплексы кирәк. Аның безгә ошый торганы, яхшы дигәненең яңасы 12 миллионнарга ук төшә. Бераз эшләгәнрәкне табып булмасмы дим, бу көннәрдә шушы мәсьәләне хәл итеп йөрүем,- ди "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров.
    Хуҗалыкның кыр эшләренә ничек әзерләнүен башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре дә карап китте. Биредә алар семинар - киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашканнар. Чирмешәнагролыларның чәчәргә орлыклыры җитә, механизаторларга кытлык юк. Җитәкчеләре әйтүенчә, яңа уңыш нигезе өчен "Татагрохим" җәмгыятеннән 200 тонна катлаулы ашлама алу хакында да килешкәннәр.
    Быел хуҗалыкта шикәр чөгендерен 900 гектар мәйданда чәчмәкчеләр. Узган елгыдан 200 гектарга арттырып. Чәчү өчен кирәкле булган тагылма машиналар бар. Орлыгын, сибә торган ашламасын, препаратларын Зәй шикәр заводы бурычка бирә икән. Чөгендер ала торган ике - "Холмер" немец комбайннары да шактый тузган, аларны быел энәсеннән җебенә кадәр сүтеп, Зәйдә капиталь ремонтлатканнар. Әлеге эш ике миллион ярым сумга төшкән.
    Техника ремонтлаучыларны парктагы ашханәдә ашаталар. Монда, нигездә, авыллардан йөреп эшләүчеләр туклана.
    -Бүген төшкелеккә щи, котлет белән макарон әзерлим. Кайбер көннәрне чәй янына өчпочмак, итле, бәрәңгеле пәрәмәчләр дә була. Көненә унлап кешегә табын әзерлим,- ди газ плитәсе янында кайнашучы пешекче Галия Григорьева.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: