Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәме ямьле, коймаклары тәмле

Май чабу атнасы азагында район үзәгендә дә кышны озату бәйрәме узды. Масленица - борынгыдан килгән бәйрәм. Ул салкын кышның артта калып, яз килүен билгели. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкта байтак халык җыелган иде. Көне дә ничек туры килде бит, нәкъ бүген җылытып җибәрде: түбәләрдән тамчылар тама, ташу ага. Бәйрәм "Ветеран"...

Май чабу атнасы азагында район үзәгендә дә кышны озату бәйрәме узды.


Масленица - борынгыдан килгән бәйрәм. Ул салкын кышның артта калып, яз килүен билгели.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкта байтак халык җыелган иде. Көне дә ничек туры килде бит, нәкъ бүген җылытып җибәрде: түбәләрдән тамчылар тама, ташу ага.

Бәйрәм "Ветеран" ансамбле чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Кыш бабай җылы Язбикә хакимиятенә каршы тора алмыйча, китәргә мәҗбүр булды...

Масленицаның төп сые - коймак. Оештыручылар аны күп, бөтен кунакларга да җитәрлек итеп пешереп куйганнар. Лидия Лизунова да бәйрәмгә коймак пешереп килгән. Аның сые аеруча тәмле булды. Ул үзенең рецептын безнең газета укучыларына да тәкъдим итте.

Коймак өчен 1 литр җылы сөт, 10 йомырка, 300 грамм крахмал, 1 стакан шикәр комы, ярты стакан көнбагыш мае, 1 аш кашыгы тоз кирәк була.

Әүвәл шикәр комы белән йомырканы болгатырга, аннан соң калганнарны өстәргә һәм, крахмал утырмасын өчен, гел болгатып торырга. Камыр бик сыек килеп чыгарга тиеш. Аны кыздырган табага нәзек кенә салып, пешереп аласың.

Сүз дә юк, оештыручылар тырышканнар. Ләкин бүген бирегә җыелганнарның күпчелеге Чирмешәндә кыш озату бәйрәменең элек күпкә кызыграк итеп үткәрелүен сагынып искә алдылар.

Кызганычка каршы, бу бәйрәмне оештыру елдан-ел гадиләшә бара.

Автор фотосы.

Бу хакта фотогалереяда да танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышны озату бәйрәме узды Чирмешән