Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәлеләр сөт сатып акча эшлиләр

Бәркәтә авылында шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылар һәр көнне дәүләткә 520-530 килограмм сөт тапшыралар (узган елның шул чорында 260-270). Инде өч ел сөт җыючы Мәхмүт Гайнанов һәр иртә машина белән авыл урамнарыннан үтә. Сөтнең бер өлешен Чирмешәнгә озаталар, аны Кара Чишмәдән Альберт Ситдыйков алып китә, ә бер өлешен Алексеевскидан килеп алалар....

Бәркәтә авылында шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылар һәр көнне дәүләткә 520-530 килограмм сөт тапшыралар (узган елның шул чорында 260-270).

Инде өч ел сөт җыючы Мәхмүт Гайнанов һәр иртә машина белән авыл урамнарыннан үтә. Сөтнең бер өлешен Чирмешәнгә озаталар, аны Кара Чишмәдән Альберт Ситдыйков алып китә, ә бер өлешен Алексеевскидан килеп алалар.
-Ай чыгу белән сөт өчен исәп-хисап ясыйлар, анысы яхшы, тик апрельдән бәясе төште - килосы 15 сумга гына калды, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Беренче кварталда бер килограмм сөт өчен 17 сумнан түләгәннәр иде.
Рәис Төхфәтуллиннар шәхси хуҗалыкларында 15 сыер асрыйлар, һәр көнне 150-160 килограмм сөт тапшыралар. Агымдагы елның беренче кварталында алар 8788 килограмм сөт сатканнар. Ә март аенда Төхфәтуллиннарга сөттән генә дә 47 мең 500 сум табыш кергән.
Габбас Лотфуллиннар, Рәфис Мингалимовлар берәр сыер асрап та көнгә 10-20 килограмм сөт тапшыралар.
Беренче кварталда бәркәтәлеләр 47 мең 576 килограмм сөт сатканнар. Апрельнең 20 көнендә 10 тоннадан күбрәк сөт җыелган. Җәйгә, сыерлар көтүгә чыгып витаминлы азык ашый башлагач, бу күрсәткеч тагын да артыр дип көтелә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә