Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәдә - 11,6 литр, Туймәттә 2,4 литр аракы эчәләр

Быел июль, август, сентябрь айларында, районда 507 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган. Аракы, спирт сатып көн күрүчеләрне тоткарлап, ачыклап торсалар да, андыйларның күпчелеге легаль булмаган кәсепләрен ташларга җыенмый: штрафларын түлиләр дә, "көйләнгән бизнесларын" янә дәвам итәләр. Сискәндерерлек саннар: агымдагы елның тугыз аенда гына да Татарстанда алкоголь белән агулануның 973...

Быел июль, август, сентябрь айларында, районда 507 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган. Аракы, спирт сатып көн күрүчеләрне тоткарлап, ачыклап торсалар да, андыйларның күпчелеге легаль булмаган кәсепләрен ташларга җыенмый: штрафларын түлиләр дә, "көйләнгән бизнесларын" янә дәвам итәләр.

Сискәндерерлек саннар: агымдагы елның тугыз аенда гына да Татарстанда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән. 74 кеше үлгән үк. Агуланучылар арасында балаларның да булуы - җан өшеткеч хәл. Безнең районда да, ни кызганыч, әле октябрь аенда гына алкоголь белдән бәйле үлем очрагы теркәлгән. Шундый хәлләрдән соң да ялган аракы сатучылар бер дә кимеми. Саннар шул хакта сөйли. Әнә узган ун айда законсыз әйләнештән 760 литр алкоголь продукциясе алынган (былтыр ел буена әлеге күрсәткеч - 1000 литр чамасы). Бу, нигездә, ниндидер юллар белән китерелгән "Казахстан аракысы", я биш литрлы савытлардагы спирт, ди. Кайдадыр, кем тарафыннандыр җитештерелгән шушы исерткечләрне кулланып агуланмауга, "янмау"га бернинди ышаныч юк.
Күмәртәләп аракы ташучыларны күбрәк ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Өйдән сатучылар белән дә көрәшәләр, тик шуннан керем алып яшәүчеләр әле һаман авыл саен диярлек.
-Андыйларга карата законнар йомшак. Моны күпчелек таный. Менә безнең районда гына да шундый "сәүдәгәрләр" арасыннан хокук сакчыларына елына дүртәр тапкыр эләгүчеләр бар. Алар үзләренә бирелгән кимендә ике, яки дүрт мең сум штрафын түли дә, тагын кырын эшенә керешә, - ди дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Лилия Мортазина.
Райондагы аракы сатарга рөхсәте - лицензиясе булган 86 сәүдә ноктасынннан өченче кварталда 38 мең литр аракы сатылган. Бу былтыргы шушы чордан 17 процентка күбрәк. Җан башына бүлгәндә, районда бер кешегә 7,3 (узган елда - 7 литр), алкогольле эчемлек туры килә. Республика буенча бу күрсәткеч - 10,2.
Узган тугыз айда кибетләрдән алкоголь иң күбе Бәркәтәдә - җан башына 11,6 литр, Чирмешәндә - 10,8, Күтәмәдә - 9,9 литр - сатылган. Монда әлеге төр продукция белән сәүдә итәргә рөхсәткә ия сәүдә нокталары күп. Ә Туймәттә җан башына 2,4 литр эчемлек туры килә. Югары Кәминкәдә бу күрсәткеч - 3, Мордва Афонькәсендә - 3,3 литр. Соңгы өчесендә халык аз эчә икән дип сөенергә кебек тә, тик алай түгел икән шул, әлеге саннар бу авыл җирлекләрендә исерткечләрне астан сатучыларның "яхшы эшләвен" күрсәтә, диләр алкоголь әйләнешен күзәтүче белгечләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, алкоголь продуциясен легаль булмаган юл белән сатуга каршы тору максатында районда мобиль төркемнәр эшли. Дәүләт алкоголь инспекциясе, полиция хезмәткәрләре, муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләреннән торган әлеге төркем узган кварталда торак пунктларга барып, 53 сәүдә ноктасын тикшергән һәм шуның алтысында закон бозу очракларына тап булган.
Законсыз кәсеп белән шөгыльләнүчеләр хакында дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы бүлегенә, я район эчке эшләр бүлегенә шалтыратырга кирәк. Бу хакта анда аноним хәбәр дә калдырырга мөмкин. Мондый язмалар өчен полиция бинасында махсус тартма урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә алкоголь продукциясен законсыз сату ялган аракы