Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдан тавыш бирүдә катнашучылар Чирмешәнгә килде

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына "Бердәм Россия"дән кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очра­шулары үтә. Чирмешәндә җомга көнне узган бу жыелышта өч спикер катнаш­ты һәм чыгыш ясады. Алар: "Татнефтедор" акционерлык җәмгыяте диспетчерлык хезмәте технигы вазифасында хезмәт куйган, бүген үз эшен булдырган Рәмил Исхаков, Татарстан Республикасы премьер -министры урынбасары...

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына "Бердәм Россия"дән кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очра­шулары үтә.

Чирмешәндә җомга көнне узган бу жыелышта өч спикер катнаш­ты һәм чыгыш ясады. Алар: "Татнефтедор" акционерлык җәмгыяте диспетчерлык хезмәте технигы вазифасында хезмәт куйган, бүген үз эшен булдырган Рәмил Исхаков, Татарстан Республикасы премьер -министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федераль Жыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсь­әләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин.
Үткән җомга район мәдәният йортында оештырылган бу чарада иң әүвәл Татарстан төбәк оештыру комитеты вәкиле Илшат Әминов сүз алды һәм 22 майда бердәм алдан тавыш бирү булачагын искә төшерде. Бу көнне 560 участок: фаразлар буенча,
6 сайлау округының һәрберсендә 56дан 128гә кадәр ачылачак.
Алар нәтиҗәсе буенча быел, 18 сентябрьдә булачак сайлау­ларда РФ Дәүләт Думасына депутатлык­ка кандидатларның төгәл исемлеге төзеләчәк. Сайлау­чылар бу юлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Теркәлгән барлык кандидатлар, сайлау округлары участоклары адреслары буенча алдан тавыш бирү веб - сайтында танышырга мөмкин, адресы - http: //pg,еr.ru/
Шуннан соң муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үз чыгышында болай диде:
- Алдагы сайлауларда лаеклы, эшлекле кандидатларга тавыш бирербез дип ышанам. Безнең, сезнең фикер дә нәтиҗәләргә йогынты ясаячак. Ә бүген, кыр эшләренең кызган вакытында, һәр аяз көнне максималь җитештерүчән файдаланыйк.
Әүвәл Рәмил Исхаков трибуна артына чыкты. Ул 1972нче елгы. Ике кыз әтисе. Элек эчке эшләр органнарында да эшләгән, запастагы капитан. Аны авыл хуҗалыгына тиеш­ле караш җитмәү борчый икән.
- Сез барысын да ниндидер арадашчыларга бирәсез, минемчә, үз товарыңны үзең урнаштырсаң яхшы. Моны закон тәртибендә ныгыту мөһим,- ди ул. - Җирле бюджетларга салымны күбрәк кертәсе - калдырасы иде. Бөртеккә бәяне, инф­ляцияне исәп­ләп, алдан ук билгеле итәргә кирәк. Һәр районда агропромышленность паркы булырга тиеш.
Аннары кандидатлыкка кандидатлардан Альберт Кәримов сүз алды.
- Казанда тудым, миңа 40 яшь, - диде ул. - Финанс-икътисад институтын тәмамладым. Бүген хөкүмәттә сәнәгать һәм сәүдә үсеше өчен җаваплымын. Республика, аның халкының уңыш­лары икътисадка бәйле, ул - аның нигезе. Депутат булган тәкъдирдә нәкъ менә икътисад мәсъ­әләләре турында кайгыртыр идем.
Дәүләт Думасына сайланганчы Айрат Хәйруллин "Кызыл Шәрыкъ Агро" авыл хуҗалыгы предприятиесен оештыра, ул бүген Татарстанда азык-төлек бодаеның 36 процентын һәм сөтнең дүрттән бердән күбрәген җитештерә. Бу зур предприятие 56 хуҗалык базасында оештырылган, шуларның 52се банкрот хәлендә булган. Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллин аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары булып эшли, илнең азык-төлек куркынычсызлыгы өчен җавап бирә.
-Бүген республикада нефть һәм нефть химиясе нык алга киткән,- диде Айрат Хәйруллин. - Ләкин шул ук вакытта мин безнең чимал моделе шактый азайды дип уйлыйм. Россия бүген бары авыл хуҗалыгына йөз белән борылганнан соң гына үзенең зур территориясен тулыландыра алачак. 2004нче елда, дәүләт бюджетын раслауда беренче тапкыр катнашканда, Россиянең авыл хуҗалыгына ярдәме бары 15 миллиард сум иде,- ул вакытта Белоруссиядә булган ярдәмнән нәкъ 4 тапкыр азрак. Быел исә без бюджетны 237 миллиард сум итеп якладык. Ләкин безнең ил өчен бу һаман да бик аз. Бу хакта мин бер дә кыенсынмыйча Россия Президенты Владимир Путинга, премьер-министр Дмитрий Медведевка әйттем. Без илнең авыл хуҗалыгына ярдәмне күпкә арттырырга һәм аңа чыгымнар триллион сумнар тәшкил итәргә тиеш. Менә шул вакытта россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе шәһәрдә дә, авыл җирендә дә сизелерлек яхшырыр. Авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр кимсетелергә тиеш түгел. Дәүләт Думасында мин нәкъ шулар белән шөгыльләнәм, депутат булып сайланган тәкъдирдә Дәүләт Думасындагы аграр комитетта эшемне дәвам итәргә телим.
Айрат Хәйруллинга мөрә­җәгать итеп, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова авыр битум табуда эшләүче техника изеп бетергән юлларны рәтләүдә, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхәть Фәттахов шәхси хуҗалыкларга, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ильяс Гатауллин таналар алуда депутаттан ярдәм сорадылар. Айрат Нәҗип улы Чирмешән районы проблемаларын яхшы белә булып чыкты:
-Без социаль сораштыру үткәрдек һәм ул район проблемалары арасында беренче урында түбән хезмәт хак­лары, икенчедә - эш урыннары җитмәү, ә өченчедә - начар юллар икәнен күрсәтте.
Сайлаучы фикере:
Екатерина Кшуманева, Иске Котыш:
-Бүгенге чыгышлардан Айрат Хәйруллинныкы бик ошады. Ул авыл хуҗалыгындагы реаль хәлне яхшы белә. Илебездә бу тармакны нәкъ аның кебекләр генә җайга сала, төп­ле, кирәкле законнар кабул итә ала.
Ильяс Гатауллин, Чирмешән:
-Мин үзем дә авыл хуҗалыгында эшләгәч, бу тармактагы хәлне яхшы күзаллыйм, проблемаларны да беләм кебек. Айрат Хәйруллин исә сайлаучылар белән очрашуга килеп, илдә, республикада, безнең районда да товар җитештерүчеләрне борчучы, актуаль мәсьәләләр хакында дәлилләп, аңлатып сөйләде, аларны чишү юлларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия Алдан тавыш бирү