Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Зыян капланды, тик ышаныч югалды

Соңгы вакытта район судында үз авылдашларының әйберләрен урлаучы затларга карата кузгатылган берничә эш каралды. Гадәттә мондый адымга беркайда да эшләмәүче, ләкин тәмле ашарга һәм акчалы булырга яратучылар бара. Түбән Кармалкадан Сергей Гаврилов салган баштан авылдашы өенә керә һәм "тентү" үткәрә. Ул хуҗабикәнең комодында - акча, ә суыткычында колбаса, былык һәм...

Соңгы вакытта район судында үз авылдашларының әйберләрен урлаучы затларга карата кузгатылган берничә эш каралды.


Гадәттә мондый адымга беркайда да эшләмәүче, ләкин тәмле ашарга һәм акчалы булырга яратучылар бара. Түбән Кармалкадан Сергей Гаврилов салган баштан авылдашы өенә керә һәм "тентү" үткәрә. Ул хуҗабикәнең комодында - акча, ә суыткычында колбаса, былык һәм котлетлар таба.

Сергейны караклыкта гаепләгәч, ул шунда ук матди зыянны каплый. Ләкин авылдашлары алдында ышанычны югалта.

Ә менә Югары Чегодайда яшәүче Хәким Дәүләтшин авылдашы келәтендәге электр җайланмаларына "күз төшерә". Иртә таңнан күршесенә кереп, ул электр фуганогы, наждак һәм берәр упаковка эш пирчәткәләре, бияләйләр урлый. Соңрак аңа да урланган әйберләрен хуҗасына кайтарып бирергә туры килә.

Район суды Сергей Гавриловны 1 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә, ә Хәким Дәүләтшин бер ел төзәтү эшләренә җәлеп ителә, аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

Евгений Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев