Югары Кармалкада – абзарга, Бәркәтәдә өйгә яшен аткан
13-19 майда район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
01 15 май көнне Югары Кармалкада абзар түбәсе янган. Шул ук көнне Бәркәтәдә кеше яшәмәгән йортка ут каба. Ике очракта да янгыннар яшен сугу сәбәпле чыккан диләр. Әлеге хәбәрләр 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан алынды.
02 13-19 майда район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
14 май көнне берәү Чирмешәндәге янгын сүндерү часте территориясеннән эш машинасын куып китә һәм юл кырыена төшә. Эзләү чараларыннан соң, җинаятьне элек хөкем ителгән Чирмешән кешесе эшләве ачыклана.
Сосновка авылында яшәүче хатын-кыз, сүзгә килү нәтиҗәсендә, бакчаларында үзенә кирпечләр аткан ирен җаваплылыкка тартуны сорый. Хатын-кыз сәламәтлегенә зыян килгән. Тикшерү бара.
17 май көнне Лашман авылында яшәүче хатын-кызның 20 мең сум акчасын урлаганнар. “Кайнар эздән” бу кырын эшне Керкәле авылы кешесе башкарганлыгы мәгълүм була.
03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 31 чакырту һәм 21 мөрәҗәгать теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, соңгы арада аллергия чирләреннән интегүчеләргә еш ярдәм итәргә туры килгән.
04 Узган атнадагы көчле яңгырлар Иске Үтәмештәге газүткәргечләргә зыян салган. Газчылар җимерелүләрне кыска вакытта төзәтеп газ җибәргәннәр.
Болардан тыш, газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтүгә бәйле 48 заявка үтәгәннәр.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев