Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тукай поселогы янындагы кырдан 12 тюк печән урлаганнар

Чирмешән полиция бүлекчәсенә 2 - 8 июль көннәрендә 28 хәбәр кергән.

01 5 июль көнне Кара Чишмә авылында бер йорт янды (бу хакта материал бүгенге санда басыла). Янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барырга һәм ут капкан чүпне сүндерергә туры килгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә 2 - 8 июль көннәрендә 28 хәбәр кергән.

Бер атна эчендә район юлларында 7 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр бар, 6сы – материаль зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 115 кешене туктатканнар, берсе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Тукай поселогы янындагы кырдан Иске Кади кешесенең 12 тюк печәнен урлаганнар.

“Үтәмеш АГРО” җәмгыяте складыннан ягулык аппараты, 8 форсунка һәм электр двигателе “юкка чыккан”.

Әлеге урлаулар турындагы хәбәрләр буенча тикшерү бара.

Шешминка авылында яшәүче бер гражданин гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган, аның йортыннан 20 мең сумлык бозау урлап чыкканнар.

03 Үткән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 26 чакырту кергән, күбесе йөрәк, кан басымы авыруларыннан интегүчеләр янына булган, салкын тидерүчеләр һәм умарта кортлары чагудан аллергия барлыкка килү очраклары бар. Ашказаны-эчәк авырулары белән бәйле чакыртулар да булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен ремонтлау белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев