Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы судында исерек килеш икенче тапкыр “эләккән” шоферлар эше караганнар

Чирмешән район һәм җәмәгать судларында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итеп тоткарланган машина йортүчеләрнең эшләре еш карала. Ни кызганыч, биредә аек булмаган хәлдә руль артына икенче тапкыр утыручыларга да карарларны еш чыгаралар.

Чирмешәндә яшәүче Айрат Кәлимуллин мондый гамәл өчен җәзаның кырыс булуы турында ишетмичә калмагандыр, ләкин шулай да сабак алмаган. 2021 нче елда аны 30 мең сум штрафка тартканнар һәм бер ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Шуңа да карамастан, ул руль артына кабат утыра, өстәвенә, спиртлы эчемлек тә кулланган була. Юл инспекторлары аны иртән Кузай-Нурлат-Чирмешән юлында туктатканнар.

Суд барышында Айрат үз гаебен таный. Якташыбызга 280 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелә һәм ул машина йөртү таныклыганнан өч елга мәхрүм ителә.

Шентала районының Сәләй авылында яшәүче Валерий Михеев 2020 нче елда ук исерек килеш руль артына утырган өчен йөртү таныклыксыз кала. Әмма ул тиешле нәтиҗә ясамый һәм спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән быел кабат идарә итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа беркетмәне Чирмешәндә төзиләр. Суд карары: бер елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителү һәм транспорт чарасы йөртү эшчәнлеге белән бәйле хокукыннан дүрт ел да алты айга  мәхрүм ителү.

Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек хәлдә беренче тапкыр идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салалар һәм ел ярым-ике елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр эләккән очракта, штраф күләме 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр җитә яисә гаеплене 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга, шулай ук ике елга кадәр иректән, йөртү таныклыгыннан өч елга мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Әлеге материал юл хәрәкәте

куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев