Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар Чирмешән районында яшәүче хатын-кызның ватсабын “ватканнар”

Районда яшәүче хатын-кыз билгесез затларның аның кесә телефонындагы “ватсап” мессенджерын “ватулары” һәм аның исеменнән бурычка акча бирүне сорап хәбәрләр җибәрүләре турында полиция бүлегенә хәбәр иткән. Бу эш буенча тикшерү бара.

Гомумән,8 августтан 14 августка кадәр район полиция бүлегенең кизү тору частенда 35 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан тугыз административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 38 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүчегә исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев