Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Минзөфәр Мәүләтшин: “Кеше булу өчен күп тырышырга кирәк”

Минзөфәр Мәүләви улы Мәүләтшин - Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, югары квалификацияле судья дәрәҗәсенә ия булган кеше, үзенең 46 ел гомерен Татарстан Республикасының суд системасында эшләүгә багышлаган, аның 32 елы - Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе урынбасары булып. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, отставкадагы судья булып санала.

Минзөфәр Мәүләви улы 1934нче елның 24нче ноябрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Түбән Шон авылында туган. Аның балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә, җитмәсә яшь ярымда әнисе дә үлеп китә.

-Кеше булу теләге бик зур иде, моның өчен бик күп укырга, тырышырга туры килде. Авылдан чабата киеп чыгып киттем мин,- ди Минзөфәр Мәүләви улы.

Язмышының бормалы елларында аңа һәрвакыт уңышлар, бәхет юлдаш була. Әмма ул уңышны кулдан ычкындырмау, дөрес файдалана белү бик мөһим.

Киров өлкәсендәге татар авыл мәктәбен бетергәннән соң, Владивосток шәһәренең диңгез авиациясендә өч ел армиядә хезмәт итә ул.

Рус телен өйрәнү максаты белән дивизиянең партия мәктәбенә өч елга укырга керә, үзе дә сизмәстән партия белеме ала. совет чорында алган белемнәренең бик кирәге чыга. Нәтиҗәсе - бу актив егет 19 яшендә коммунистлар партиясе әгъзасы.

Россиянең иң яхшы уку йортларының берсендә белем алуымны бәхет эше дип саныйм -, дип искә ала Минзөфәр Мәүләви улы. Армия хезмәтеннән соң миңа үземнең ике хезмәттәшем белән МДХМИның чит телләр факультетына укырга керергә юллама бирделәр. Без килгәндә кабул итү тәмамланган иде инде, әмма югалып калмадык: МДУның юридик факультетына, абитуриентлар кабул итү игъланын күрү белән, бәхетебезне шушы факультетта сынап карарга булдык. Укырга керү өчен алман теленнән имтихан бирергә кирәк иде. Мин укыган авыл мәктәбендә чит телләр өйрәнү мөмкинлеге булмау сәбәпле, бу телне белми идем. Әмма югалып калмадым, миннән алдан имтихан бирүченең җавап биргәнен игътибар белән тыңлап тордым да, нәкъ ул тәрҗемә иткәнчә, бер хатасыз сөйләп бирдем. Шулай итеп, студент булдым. Университетта миңа бу телне барыбер өйрәнергә туры килде, алга таба кандидатлыкка имтихан да бирдем әле.

Шулай итеп, минем гомерем юриспруденция белән тыгыз бәйләнеп китте.

Үзенең хезмәт юлын ул, 1962 нче елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә башлап җибәрә. 1963 нче елда ТАССРның Югары Суды әгъзасы итеп сайлана, 1975 нче елда– урынбасар, ә 1993 нче елда Татарстан Республикасының Югары Суды рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

-Уңыш миңа тагын елмайды. Гәрчә элек судья фазыйфасына Югары Суд тәгаенләгән булса, 2000 нче елдан башлап ил Президенты билгели башлый. Шулай итеп, барлык судьяларга, даими срокка узу өчен, Мәскәүдәге 30-35 кешедән торган комиссияне узарга кирәк иде. Мин әле бүлмәгә кереп үземнең кемлегемне әйтергә дә өлгермәдем, комиссия составындагы бер ир-ат, озын буйлы блондин, торып басты да, мине бик яхшы белүен әйтте. Шулай итеп мине сайладылар. Ул кешенең исемен, фамилиясен дә абайламый калдым, фәкать академик икәне генә истә калды. Пермь ягыннан килгән Белов фамилияле хезмәттәшем булды дип уйлыйм, - ди ул.

Шунысы гаҗәп, Минзөфәр Мәүләви улы хезмәттәшләре, авылдашлары, бергә укыган һәм бергә эшләгән кешеләре турында сөйләгәндә аларның исем-фамилияләрен, вакыйгаларның төгәл вакытын хәтерләп сөйли. Үзенең яхшы фикергә ия булуын бала чактан ук китап укырга яратуы белән бәйли. Бәләкәй чакта ук авыл китапханәсендәге бөтен китапларны да укып бара торган булган.

-Көндез вакыт җитмәсә, төннәрен укый идем,- ди Минзөфәр ага.

Һәр башлаган эшенә җаваплы карашы, кешеләргә карата игътибарлылыгы менә шулай аңлатыла.

Минзөфәр Мәүләви улыннан безнең югары уку йортын аякка бастырудагы адымнары турында сорамыйча булдыра алмадык. Чөнки Идел буендагы дәрәҗәле уку йортларының берсе булган Россия гадел хөкем университетының Казан филиалын булдыру тарихы аның исеме белән бәйләнгән.

-Бик дөрес, хәзер инде ул тарих, мин үз вакытында Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалын булдыруда башлап йөрүче булдым. Бу югары уку йорты Татарстан Республикасы һәм Россиянең Идел буендагы суд системасын махсус әзерлекле белгечләр белән тәэмин итәргә тиеш иде.

Бу башлангыч 1992нче елда суд системасы юстиция Министрлыгыннан аерылып чыккач, Суд Департаменты барлыкка килгәндә туды. Ул вакытта Россия юстиция министрлыгы каршындагы квалификацияне күтәрү институты Суд Департаменты карамагына күчте һәм шушы үзгәртеп кору нигезендә, РФ Президенты карары белән, Россия гадел хөкем академиясе барлыкка килде, бу уку йортының башында Валентин Валентинович Ершов, хәзерге Россия гадел хөкем университетының ректоры тора иде. Шул вакытта Ульяновск өлкәсе суды рәисе (шулай ук ул судьялар Советы әгъзасы) Ульяновскида филиал ачу тәкъдиме белән чыга. Әмма мин филиалны ТР башкаласы Казанда ачу күпкә отышлырак дигән тәкъдим белән чыгышлар ясадым.

Билгеге булганча, уку йортын ачу һәм анда эшли башлау өчен билгеле бер матди нигез кирәк - уку әсбаплары, бина, җиһазлар. Бу катлаулы мәсъәләләр Минзөфәр Мәүләви улының оештыру сәләте, кыюлыгы ярдәмендә хәл ителә килделәр.

-1990нчы еллар ахырында, кануннарны яңарту барышында Югары Судта бик күп искергән әдәбият пәйда булды, бу китаплар суд эшчәнлегендә актуальлеген югалткан иде, әмма ул әдәбият укыту барышында бик яхшы мәгълүмати нигез буларак кулланылды, - ди ул.

Казан шәһәрендә Россия гадел хөкем академиясенең филиалын ачу турындагы фикеребезне Валентин Валентинович тиз арада хуплап чыкты. 2001нче елда юридик фәннәр кандидаты, отставкадагы судья Шакиров С.С. бу филиалны җитәкли дә башлады. Филиал өчен даими бина табуы җиңел булмады. Укыту Оренбург трактында 20нче йортта урнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында башланып китте. Биредә суд һәм суд системасы хезмәткәрләренең белемен күтәрү факультеты эшли башлаган иде. 2002нче елның җәендә беренче курска абитуриентлар кабул итү башланды. Шул ук елның көзендә бүтән уку йортларыннан 2, 3, 4нче курсларга күчү мөмкинлеге дә туды. Шулай итеп, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру Академиясе бинасында, Ш.Мәрҗани урамындагы 28нче йортта, Казаннның үзәгендә урнашкан җиңел промышленность техникумы белән янәшәдә, филиал эшли башлады. Бу бинаның бер өлешен генә безгә аренда хокукында файдалану өчен бирделәр. Уку елы башына күп студентлар сыйдыра алырлык бина табу бурычы килеп басты. Күп эзләнүләрдән соң Бөтенроссия фәнни- тикшеренү институтының 2нче Азин урамындагы 7А йортына тукталдык. Бу бинаның өченче катын һәм ике катлы терәп төзелгән бинасын Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалына бирделәр. Ул вакытта бу бина хәзергесеннән бик нык аерылып тора иде. Даими укыту эшчәнлеге белән бергә бу бинаны яңарту, төзәтү бурычы да килеп басты.

2003нче елда төп уку йортының ректоры Валентин Валентинович Ершов Минзөфәр Мәүләви улына филиалны җитәкләү тәкъдиме белән чыкты, әмма судьяларга бары тик фәнни-педагогик эшчәнлек белән генә шөгыльләнергә рөхсәт ителү сәбәпле, административ эшкә күчүдән баш тартырга туры килгән аңа. Филиал директоры итеп, моңа кадәр укыта-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары фазыйфасын үтәгән Рәйсә Нурулла кызы Рәхмәтуллина билгеләнә. Әмма Минзөфәр Мәүләви улы филиалда ремонт эшләрен башкаруда башлап йөрүче булды, отставкага чыккач та академиядә укытуын дәвам итте, кафедра профессоры буларак студентларга лекцияләр укыды.

Безгә Минзөфәр Мәүләви улының суд системасына карата, судья һөнәрендәге кыенлыклар, студентларга карата теләк-фикерләрен ишетү бик тә мөһим иде.

-Билгеле булганча, киләчәктә суд реформасы көтелә, бу югарыдагы судларны берләштерүне күздә тота, - ди Минзөфәр Мәүләви улы

Аның эшен, судья булып эшләүче кызы, моннан 15 ел элек Минзөфәр Мәүләви улы тырышлыгы белән ачылган Россия гадел хөкем университетының Казан филиалын тәмамлап чыгучы студентлар дәвам итә. Аларның кайберләре инде судья (хөкемдар) булып эшли.

Без бу искиткеч күркәм уку йортын булдырудагы тырышлыгы өчен Минзөфәр Мәүләви улына олы рәхмәтебезне белдерәбез, безнең уку йортына еш килүен көтеп калабыз, аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, рух байлыгы, күңел көрлеге, озын гомер һәм уңышлар теләп калабыз!

Хезмәттәшләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юрист