Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лениногорск кешесе кырын эшкә 400 сум вәгъдә иткән

Балигъ булмаган затны җинаять кылуга этәргән 23 яшьлек Лениногорск кешесен хөкем иткәннәр.

Шешминкага кайткач, шушы ук авылда туып үскән Степан Арзамасов Шушма елгасы аша, нефть тотып калу өчен, металл басма рәвешендә ясалган корылмага игътибар итә. Аңа басманың кайбер торбалары артык кебек тоела - димәк, кисеп алырга була. Газ белән кискеч тә җиңел машинасында гына. Бу кырын гамәлен тизләтү өчен, Степан 15 яшьлек үсмерне ярдәмгә дәшә һәм аңа 400 сум акча вәгъдә итә теге. Егет - эшне оештыручының туганы, “зур акчага” тиз кызыга. Алар икәү тимер тоткаларны һәм башка кайбер тимер торбаларны бик тиз салдыралар һәм кисәкләргә турыйлар. Металлны үзләренең машиналарына һәм танышларының “бишле” машинасы багажнигына тутырып, тимер кабул итү пунктына илтәләр. Шушы рәвешле “Татойлгаз” акционерлык җәмгыятенә китерелгән зыян күләме 42 мең сумнан артып китә.

Степан Арзамасов үз гаебен тулысынча таныган, зыянны каплаган, ә менә суд утырышында аңа балигъ булмаган затны җинаятькә этәргән өчен җавап бирергә туры килә.

Суд гаеплене 1 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев