Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында биш тонна бөртек урлаганнар

Иске Кади авылында билгесез кеше ындыр табагыннан 5 тонна бөртек урлаган, матди зыян 70 мең сум тәшкил итә.

10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 37 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда җинаять эше кузгатылмаган.

 Полиция участок уполномоченныйлары дүрт административ беркетмә төзегәннәр.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 37 фактын ачыклаганнар, өч машина йөртүчегә, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешән янәшәсендә урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгында каравылчы будкасының ишеген ватып кереп, азык-төлек һәм шәхси әйберләр урлап чыкканнар. Лагерка авылы кешесеннән дә гариза кергән, авылдашы аның дүрт тәрәзәсен ваткан. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X