Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы кешесе өченче тапкыр руль артына исерек килеш утырган

Чирмешән район судында аек булмаган хәлдә руль артына өченче тапкыр утыручыга карата карар чыгарганнар: 68 яшьлек ир-атны бер ел да алты айга ирегеннән һәм транспорт чарасы йөртү эшчәнлеге белән бәйле хокукыннан дүрт ел да алты айга мәхрүм иткәннәр.

Иске Кади авылында яшәүче якташыбыз мондый гамәл өчен җәзаның кырыс булуы турында яхшы белә, ләкин сабак алмаган. Ул инде 2020 нче елда Лениногорск шәһәр суды каршында җавап тоткан, ул вакытта аны 200 сәгатькә  мәҗбүри эшләргә тартканнар һәм транспорт чарасы йөртү эшчәнлеге белән бәйле хокукыннан дүрт ел да алты айга  мәхрүм иткәннәр. Шуңа да карамастан, шул ук елны ул руль артына кабат утыра, өстәвенә, спиртлы эчемлек тә кулланган була. Чирмешән район суды аны алты айга ирегеннән һәм өч елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әмма Җәүдәт Гыйләҗев тиешле нәтиҗә ясамый һәм спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән быел кабат идарә итә.

 Суд материалларыннан күренгәнчә, 28 сентябрьдә якташыбыз, бер литр ярым сыра эчеп, “ВАЗ-21102” автомобилендә Иске Кадидан Иске Котышка юл тота. Биредә аңа авылга полиция хезмәткәрләре килүе турында әйтәләр. Автомобиль йөртүче Иске Котыштан трассага чыгып китә, ләкин идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәтендә ул тән җәрәхәтләре алган. Гаепләнүче медицина тикшеренүдән баш тарта, әмма алкоголь куллану билгеләре: исе, үз-үзенең тотышы ачык күренә. Суд барышында ул үз гаебен таный.

Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек хәлдә беренче тапкыр идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салалар һәм ел ярым-ике елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр эләккән очракта, штраф күләме 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр җитә яисә гаеплене 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга, шулай ук ике елга кадәр иректән, йөртү таныклыгыннан өч елга мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев