Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнленең 62 мең сум акчасын урлаганнар

4-10 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 5 җинаять эше кузгатканнар.

01 Узган атнада 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгына һәм  ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр булмаган. Чирмешән коткаручылары якшәмбе көнне ике тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә барганнар.

02 4-10 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 5 җинаять эше кузгатканнар.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган.

Билгесез кеше бер чирмешәнленең банк картасыннан 62 мең сум акчасын урлаган.

“Ионообменные Технологии” җәмгыяте вәкиленнән әлеге җәмгыять объекты территориясеннән (Түбән Кармалка авылы янында) 200 метр озынлыкта кабель урлануы хакында гариза кабул ителгән. Матди зыян күләме 100 мең сум.

“Кәрвансарай” сәүдә үзәгенең сәүдә мәйданында билгесез кеше чирмешәнленең - эчендә 9800 сум булган акча янчыгын урлаган. Бу уңайдан җинаять эше кузгатканнар.

Иске Элмәле авылы кешесе үз машинасына зыян салган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый. Тикшерү бара.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, кан басымы чирләреннән интегүчеләр еш мөрәҗәгать иткән. Инсульт һәм инфаркт кичергән ике авыруны Әлмәт больницасына озатканнар. ОРВИ белән авыруның 3 очрагы булган.

04 Узган атнада район газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 55 заявка үтәгәннәр.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев