Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләрне 260 сум акча өчен хөкем иткәннәр

Чирмешәннең ике кешесен талау –көч кулланып кеше милкәтен үзләштергән өчен хөкем иткәннәр.

Караклар 260 сум акча талап алганнар. Шуңа да карамастан, гаепләнүчеләргә карата җитди җәза кулланылган.

Чирмешән үзәгендә спиртлы эчемлек эчеп утыручы Илнар Сәйфуллинга һәм Хәлим Хәбибуллинга Әккәрәй авылында яшәүче ир-егет тә кушыла. Һәм бу адымы өчен соңрак аңа бик тә үкенергә туры килә. Яхшы ук кына салгач, Илнар белән Хәлим әккәрәйленең акчасын үзләштерергә ниятлиләр. Икәүләшеп аны кыйныйлар һәм кесәсеннән 260 сум акчасын алалар. Акча аз булуга карамастан, караклар әлеге җинаять өчен закон таләпләренә тулысынча туры китереп җавап биргәннәр. Өч тапкыр хөкем ителгән Хәлим Хәбибуллин өч елга каты режимлы колониягә озатылган, Илнар Сәйфуллинны суд шартлы рәвештә сынау срогы белән ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев