Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр мунчадан фляга урлап хур булганнар

Чирмешәннән ике кешегә алюмин фляглар урлау кыйммәткә төшкән.

Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче Ландыш Гасырованы һәм аның танышы Юрий Левинны ничек булса да аракыга акча табу теләге караклыкка этәрә.

Яхшы ук кызмача хәлдә, алар көпә-көндез Левинның олы яшьтәге күршесе мунчасына керәләр һәм 40 литрлы алюмин фляга урлап чыгалар. Караклар аны бер хатын-кызга сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Әмма тегесе, эшнең нидә икәнлеген аңлап, “эшмәкәрләрне” бик тиз озатып җибәрә. Шуннан соң Гасырова белән Левин фляганы металл җыю пунктына тапшыралар. Керемне “юалар”. Тик махмыр башлангач, үкенергә, полиция хезмәткәрләре сорауларына җавап бирергә туры килә.

Район суды Гасыровага - 250, Левинга 200 сәгать бушлай мәҗбүри эшләр җәзасы билгели. Адвокат хезмәте өчен аларга 1800 сум акча да түләргә туры киләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев