Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге бер кибеттән әллә ничә литр спиртлы эчемлек урлаганнар

23-29 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән, бер җинаять эше кузгатылган.

01 Сентябрь аеның соңгы атнасы район янгын сүндерүчеләре өчен тыныч узган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр.

02 23-29 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән, бер җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Полиция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 69 очрагын ачыклаганнар. Берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 5 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез зат район үзәгендәге бер кибеттән 845 сум торучы 1 шешә алкоголь продукциясе урлап чыккан. Тикшерү бара. Әле моның белән генә бетми, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры билгесез кешенең кибет витринасыннан 9344 сумлык шәраб-аракы эшләнмәләре, барлыгы 3099 мең сумлык дүрт кофе банкасы һәм дуңгыз ите, 2389 сумлык виски эчемлеге урлавы хакында полициягә гариза язган.

Район юл инспекторларына Чирмешәннең Совет урамында берәүнең исерек хәлдә Шевроле-Нива автомашинасы белән идарә итүе хакында хәбәр иткәннәр.

Район үзәк больницасы травматология бүлегендә Урманасты Үтәмештән бер хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелә. Әйтүенчә, аңа улы кул күтәргән.

Иске Элмәле авылында Нурлат районы кешесен тоткарлаганнар. Ул өй ишегалдына эчендә наркотик матдә булган “мәк саламы” ташлап калдыра. Наркотик матдәнең авырлыгы 378,9 грамм.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 20 тапкыр чакыртканнар. Күпчелек чакыртулар гадәттәгечә йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Гадәттә газ хезмәте слесарьлары атнасына 30-40 заявка үтәсәләр, көннәр салкынайту сәбәпле аларны соңгы арада ешрак чакыртканнар. Алар бу атнада газ мичләрен кабызып бирү, газ плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле 50 заявка буенча хезмәт башкарганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X