Чирмешәндә үзизоляция режимын бозган 49 кеше җаваплылыкка тартылган
Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, районда апрель аенда үзизоляция режимын бозган 49 кеше административ җаваплылыкка – штрафка тартылган.
Бу хакта район прокуратурасы хәбәр итте.
Халыкның тормышы һәм иминлеге, сәламәтлеге буенча власть органнары кабул иткән чараларга аңлы һәм тулы җаваплылык белән кару кирәк. Югары әзерлек режимы кертелгән вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев