Чирмешәндә Яр Чаллы кешесенең банк картасыннан 30 мең сумнан күбрәк акчасы “югалган”
Яр Чаллы кешесе үзенең банк картасыннан 32 мең сум акчасын урлаган билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый.
Гомумән, 2-11 майда район полиция бүлекчәсендә 75 хәбәр кабул иткәннәр, бер җинаять эше кузгатканнар.
Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, берсе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 90 очрагы ачыкланган. Транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, бер машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр.
Полициядә Кара Чишмәдән, Чирмешәннән һәм Иске Үтәмештән бер-берсенә охшаш өч гариза теркәлгән. Гариза язучылар үзләренә кул күтәргән гражданнарны җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге хәлләр буенча тикшерүләр бара.
Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча рейдлар дәвам итә.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев