Чирмешән районында коронавирусны кисәтү буенча рейдлар дәвам итә
Кеше һәм закон

Чирмешән районында коронавирусны кисәтү буенча рейдлар дәвам итә

20-26 июньдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 6 хәбәр кабул ителгән, бер җинаять эше кузгатылган.

Әлеге чорда район юлларында юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы ачыкланган, шуларның 4се - полиция участковыйлары тарафыннан. Участок уполномоченныйлары тагын 4 административ беркетмә төзегән.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус  йогышлы чирен профилактикалау максатында рейдларны дәвам итәләр. Районда шулай “Лесовоз” оператив-профилактик чаралары да уза.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев