Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында геодезистларның дүрт миллион сумлык җиһазларын урлаганнар

9-15 июльдә район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 7 җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан һәм ПСЧ-75 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 9-15 июльдә район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 7 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар, икенчесе – матди зыян белән.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланган. Автоинспекторлар транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән ике машина йөртүчене туктатканнар.

Кармыш авылында яшәүче, өч чит ил кешесен закон бозып учетка куйдырган өчен, җинаять җаваплылыгына тартыла.

“ТНГ-Геосейс“ җәмгыятенә караган дүрт кыр модулен урлау белән бәйле тикшерү бара. Чит ил җиһазларының һәрберсе 1 миллион 357 мең сум тора.

Чирмешән кешесенең гаражыннан станок һәм эш коралларын урлап чыкканнар. Оператив тикшерү төркеме әлеге гамәлне Девичья Поляна авылы кешесе башкаруын ачыклаган.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 34 тапкыр чакыртканнар һәм 10 кеше белгечләрнең үзләренә килеп ярдәм алганнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, аларга йөрәк, кан басымы чирләре һәм ОРВИ белән авыручылар еш мөрәҗәгать иткән.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча 36 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев