Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында балалары өчен алимент түләмәгән 44 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр

Прокуратура озак вакыт алимент түләүдән качып йөргән 44 яшьлек район кешесе Т.га карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Әлеге гражданин балигълык яшенә җитмәгән балаларын кару өчен 2015 елдан башлап ай саен алимент түләргә тиеш була, тик ир-ат моны эшләми һәм алимент буенча 555 мең сумга кадәр бурычлары җыела. Чирмешән районы буенча 1 нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы карары белән 2019 елның мартында аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелә. Әмма ир-ат моннан тиешле нәтиҗә ясамый, алимент буенча бурычларын каплау өчен берни эшләми.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Район суды аңа карата 3 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәреп ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара.

Карар закон көченә кергән.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев