Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында 45 яшьлек ир-атны люклар урлаган өчен хөкем иткәннәр

Чирмешән районы прокуратурасы элек тә шундый җинаять өчен хөкем ителгән 45 яшьлек район кешесен люклар урлауда дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аның җинаятьләр кылуын таныды. Хөкем ителүченең 2019-2020 елларда, исерек хәлдә, люклар – баз капкачларын урлап сатуы ачыклана. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Бу хакта безгә район прокуратурасы хәбәр итте.

Чирмешән муниципаль районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән, гаепле әлеге кеше 7 ай гомерен каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев