Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы кешесенә мәк сабагы саткан өчен җавап бирергә туры киләчәк

3 нән 9 нчы сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

01 Сентябрь аеның беренче атнасында Чирмешәннең 135 нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына янгыннар хакында хәбәрләр булмаган.

02 3 нән 9 нчы сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, берсендә бер ир-ат һәлак булган, икенчесендә имгәнүче бар, калганнары – матди зыян белән.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланган.

7 сентябрь көнне Ишлинка һәм Шешминка авыллары арасындагы юл участогындагы җиңел машина юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Аның йөртүчесе шунда ук һәлак булган.

“Мәк“ оператив-профилактик чара барышында полиция хезмәткәрләре Кызыл Чишмә авылы кешесенең үз хуҗалыгыннан мәк сабагы сатуын ачыклаганнар. Тикшерү бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 30 чакырту теркәлгән.

Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге кан басымы чирләреннән интегүчеләр һәм хроник авырулар янына булган.

Бу атна ялларында көнкүрештә имгәнү алучылар һәм аллергия реакциясеннән зарланучылар булмаган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ җиһазларын көйләү, төзәтү һәм газ исе килү белән бәйле 33 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X