Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән остасы 70 мең сум акча белән “югалган”

Шентала станциясеннән бер хатын-кыз аш-су бүлмәсе гарнитуры ясау өчен үзеннән 70 мең сум акча алган чирмешәнлене җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза язган. Мастер килешенгән эшнең берникадәрен генә башкарып, элемтәгә чыгудан туктаган.

Гомумән, 19-25 майда район полиция бүлегенең кизү частенда 33 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда бер җинаять эше кузгатканнар.

Бу көннәрдә район юлларында өч юл-транспорт вакыйгасы булган: икесе – матди зыян белән, берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 48 факты ачыкланган.

Бәркәтәдән бер хатын-кыз аңа кул күтәргән Лашман авылы кешесен җаваплылыкка тартуны сорый.

Әккәрәй авылы яныннан торбалар һәм өч насос установкасы “аякланган”. Әлеге хәл тикшерелә.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X