Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Берәү фатир өчен бертуган сеңлесен үтергән

Чаллыда яшәүче Оксана Рудникны әнисенең фатиры өчен бертуган абыйсы үтерергә заказ биргән.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казанда бертуган сеңлесен үтерергә заказ биргән ир-атны һәм бу эштә катнашучыларны хөкем иттеләр. Бүген республиканың Югары суды бу эш буенча хөкем карары чыгарды. Тикшерү Чаллыда яшәүче Ростислав Рудник бертуган сеңлесе Оксана Рудникны үтерергә заказ биргәнлеген ачыклаган.

Бу җәнҗалга әниләреннән калган ике бүлмәле фатир сәбәп булган. Хатын-кыз ир-ат туганына “малосемейка”да бүлмә алган, ә үзенә кредитка акча алып бер бүлмәле фатир алган. Туганы моны гаделсезлек дип уйлаган һәм үч итәргә уйлаган.

Узган елның 12 августында Чаллыда 43 яшьлек хатын-кызның мәетен таптылар. Экспертиза аның муенына очлы әйбер белән сугуларын, аннары буып үтерүләрен ачыклаган.

Берничә көннән полиция үтерүдә шикләнелгән затларны - Олег Долгов, Евгений Рахов һәм үтерелгән хатынның бертуганын тоткарлаган. Өч ир-ат та элек хөкем ителгән булган. Заказчы кеше үтергән өчен 11 ел утырып чыккан булган.

Татарстан Югары суды Рудникны 19 елга аерым режимлы колониягә хөкем итте.

Үтерүче Раховка 20 ел, аның ярдәмчесе Долговка 16 ел төрмәдә утырырга туры киләчәк.

Үтерелгән Оксана Рудникның икенче бертуганы аңа мораль зыян өчен 3 миллион сум таләп иткән. Суд бу сумманы күп дип тапты һәм өч тапкыр киметте. Хөкем ителгән затлар 1 млн сум түләргә тиеш булалар.

Бу карар буенча 10 көн дәвамында шикаять бирергә мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/27/168632/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев