Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ата кеше алимент түләүдән баш тарта

Район суды балигъ булмаган баласы өчен алимент түләүдән баш тарткан 24 яшьлек ир-егеткә карата хөкем карары чыгарган.

Җәмәгать суды боерыгы нигезендә, әлеге якташыбыз ике яшьлек улына алимент түләргә тиеш була, ләкин ул, бу хакта белсә дә, баласына акча күчерми. Шуңа да аны административ җаваплылыкка тарталар һәм 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгелиләр. Хөкем ителүче әлеге җәзаны үти, ләкин тиешле нәтиҗә ясамый, аннан соң да улын тәрбияләү өчен матди ярдәм күрсәтми. Нәтиҗәдә, алиментлар буенча бурычы 138 мең сумга җитә.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа алты ай срокка  төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Моннан тыш ай саен хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев