Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Абыйсының акчасын урлаган

Лагерка авылында яшәүче якташыбыз, банк картасыннан 40 мең сумга якын акчасы “югалгач”, бу, мөгаен, мошенниклар эшедер әле дип, полиция бүлегенә гариза яза. 

Ләкин, булмас димә – дөнья бу: абыйсының акчасын туганының улы урлаган. Моның өчен яшь егет аның телефонына килгән кодларны файдалана һәм мобиль приложение аша абыйсының шәхси кабинетына керү өчен кирәкле мәгълүматларны язып ала.
Шул ук көнне ул абыйсының банк счетыннан 7 мең сум акчаны башка счетка күчерә. Ярты сәгать тә вакыт узмый, егет кабат әлеге операцияне башкара, бу юлы 3 мең сумны үзләштерә. Моның белән генә тынычланып калмый, бер-ике сәгатьтән соң картадагы акча запасы тагын 3500 сумга кими. Моңа өстәп, һәр операция саен 390 сум комиссия дә алына. 
Икенче көнне аппетит арта, егет абыйсының “кесәсеннән”, бер-бер артлы, тагын байтак акча күчерә. Ниһаять, абыйсы акча югалуын сизеп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Каракның эзенә бик тиз төшәләр. 
Суд барышында угры егет үз гаебен тулысынча таный, абыйсына акчаны да кайтара. Алай да район суды гаеплене ике ел да алты айга, өч ел сынау срогы белән, ирегеннән мәхрүм итү җәзасын (шартлы рәвештә) билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев