Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Түбән Кәминкәгә маршрут автобусы кирәк

Райондагы күпчелек авылларга маршрут автобуслары йөри. Ә район үзәгеннән 30 километр чамасы ераклыкта урнашкан Түбән Кәминкә авылына да автобус җибәрергә мөмкин булмасмы икән?

Гел юлаучылар белән йөрергә җайсыз, олы юлдан авылга кадәр дә бит әле җиде километр керәсе бар. Район үзәгенә йомыш төшми тормый, больницага да еш барабыз.

Авыл халкы.

Әлеге хат уңаеннан  район автотранспорт предприятиесе директоры Илдус Хәлимовка мөрәҗәгать иттек: “Рөхсәт булса, без бу маршрутны үти алабыз.  Тик аны Казан аша килештерергә кирәк. Билгеле  бер маршрут ачуны сорап, иң әүвәл авыл җирлеге  район башкарма комитетына гариза язарга тиеш. Аннан соң безнең министрлык аша расланып, тендер узгач, маршрут ачарга була. Тик бу тиз була торган эш түгел.”

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X